

Җиләкләр пешкән көннәр,
Җылы һәм кыска төннәр,
Җәйнең иң тәмле чагы –
Июль ача кочагын!
Бу ай – гүзәл кыз төсле,
Күлмәге чагу төсле,
Елмаюы – кояштай,
Тәү карашка юаштай...
Тик усал була белә –
Кайчак яшенләп көлә,
Күкләрне дөбердәтеп,
Тәннәрне чемердәтеп...
Җилкетеп йөрәкләрне,
Чылатып керфекләрне...
Ярсып алган күңелдәй –
Үтеп китә мизгелдәй...
Ләйсән Якупова.
Сынамышлар
* Июль эссе булса, декабрь суык килә.
* Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт.
* Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
* Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
* Әгәр июльдә билчән күп икән – суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
* Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
* Карлыгачлар очканда канатлары белән суга тиеп алсалар – яңгырга.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Халыкара кооперация көне.
2 – Халыкара спорт журналистлары көне.
3 – ЮХХДИ хезмәткәрләре көне.
6 – язучы Гали Гатауллинга 75 яшь.
8 – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
9 – Русия почтасы көне;
– Балыкчылар көне;
– Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллинага 50 яшь.
10 – Советлар Союзы Герое Хәмит Гаделшинның тууына 100 ел;
– филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның тууына – 90 ел;
– техник фәннәр докторы, профессор, язучы, милли хәрәкәт активисты Зәки Зәйнуллинның тууына – 90 ел.
11 – Бөтендөнья Җирдә яшәүче халыклар көне;
– фронтовик язучы Зөлфәр Хисмәтуллинның тууына – 100 ел.
15 – Күренекле шагыйрь Ирек Кинҗәбулатовның тууына – 85 ел.
16 – Металлурглар көне.
19 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, күренекле шагыйрь Рәшит Гатауллинның тууына – 85 ел;
– Һиҗри буенча яңа 1445 ел башлана.
21 – Сәүдә хезмәткәрләре көне.
22 – Тел галиме, профессор Тәлгать Галиуллинга 85 яшь.
23 – Якташыбыз, татарлардан беренче армия генералы Мәхмүт Гәрәевның тууына – 100 ел;
– дәүләт эшлеклесе, язучы, тарихчы, милләтпәрвәр, көрәшче Садрый Максудиның тууына – 145 ел.
25 – Русиянең тәфтиш органнары хезмәткәрләре көне;
– Советлар Союзы Герое Нурулла Сафинның тууына – 100 ел.
26 – Парашютчылар көне;
– хокук белгече, язучы, тарихчы, профессор Рафаил Зинуровка 75 яшь.
28 – Гафурә көне.
30 – Хәрби Диңгез флоты көне;
– Халыкара дуслык көне.
31 – Уфада “Родина” кинотеатры ачылуга – 70 ел.
Фенолог күзәтүләре
1 июль – Кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, яхшы һава торышына. Айның яшел төскә керә башлавы – көчле корылык килү билгесе.
2 июль – Ай мөгезенә “чиләк элеп” булса, көннәр коры торыр. “Чиләк элеп” булмаса – яңгырга.
3 июль – әгәр бу көнне үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.
4 июль – әгәр җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.
5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.
6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
7 июльдә мул чык – мул кыяр уңышына.
8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел – бал уңа.
9 июльдә яңгыр яуса, сентябрь ае яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна буе шундый һава торышы сакланыр.
10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы “елак” булыр.
11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа – яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль – Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. “Питрау җитте – җәй үтте” дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
13 июль – күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.
14 июльдә йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә – көчле яшенгә.
15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.
16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.
17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса – җылы көннәргә.
18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса – яңгырга.
19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июльдә яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса – иген өчен зыянлы.
21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.
22 июль кара җиләк уңса – суык кышка.
23 июль – әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән – иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
24 июль – яңгыравыклы күк күкрәү – тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе – коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән – гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
28 июль – иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
30 июль – көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.