Кинҗә Арсланов Ырынбур провинциясенең Нуга юлы Бушман-Кыпчак волостеның танылган башкорт старшинасы, 1773-75 елгы крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе. Бушман-Кыпчак волосте тарханы Арслан Аккуловның улы.
Кешеләр аны абыз (Коръән текстын белүче) дип атаганнар, ул урыс телен дә яхшы белгән.
1770 елда Нугай юлының Бушмаш-Кыпчак волостенда – Кинҗә, хәзерге көндә Башкортстанның Куергазы районы Кинҗә-Абыз авылына нигез сала.
1773 елның октябрь башында Кинҗә Арсланов Емельян Пугачевка кушылган башкорт гаскәр башлыкларының берсе була. Озакламый Емельян Пугачев аңа “баш полковник” титулы бирә. Ул урыс булмаган баш күтәрүчеләрдән төзелгән барлык хәрби оешмалар белән командалык итә. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда Емельян Пугачевның киңәшчесе була.
Күтәрелештә башкортлар, татарлар, калмыклар һәм башка халыкларның күпләп катнашуы — Кинҗә Арслановның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе.
– Кинҗә Арсланов – Емельян Пугачев күтәрелешенә турыдан-туры бәйле сирәк тарихи персонажларның берсе, ул башкорт старшинасы, гаделлек, намус, халык мәнфәгате өчен көрәшергә әзер булуы өчен хөрмәт казана. Без замандашлары белдерүләреннән һәм хәбәрләреннән Кинҗәнең галим кеше, Коръән белгече, телләрне белүче булуын күрәбез. Үзенчәлекле мөселман энциклопедисты, тик дин белгече генә түгел, ә эштә халык мәнфәгатьләрен яклаган кеше. Пугачев манифестларын нәкъ менә Кинҗә Арсланов төркичәгә тәрҗемә иткән һәм төбәк территориясендә тараткан, – ди тарих фәннәре кандидаты, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең республикадагы төбәк бүлеге җитәкчесе, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе вазыйфасын башкаручы Рамил Рәхимов “Башинформ” агентлыгына интервьюда.
Баш күтәрүчеләрнең баш штабы начальнигы булган, указлар, манифестлар һәм башка мөрәҗәгатьнамәләр язган. Емельян Пугачев белән бергә Башкортстанда восстание учаклары белән җитәкчелек иткән. 1774 елның сентябрендә хәбәрсез югалган.
– Безгә билгеле булган чыганаклар мәгълүматларына караганда, Кинҗә Арсланов 1774 елның 8 сентябреннән соң хәбәрсез югалган, ул вакытта властьларга бирелергә карар кылган казаклар заговор төзегән һәм Пугачевны кулга алганнар. Кинҗәгә алар үз планнары турында сөйләмәгән, тикшерү вакытында алар моның файдасыз булуын белдерә, чөнки Кинҗә Арсланов Емельян Пугачевка соңга кадәр тугры булып кала, – ди Рамил Рәхимов. – Арытаба ни булган? Ул үтерелгән булса, казаклар ко-мандованиегә бу турыда хәбәр итәр иде. Нәкъ менә 29 октябрьдә, Кинҗә Арслановка һәм Салават Юлаевка властька бирелергә чакыру белән мөрәҗәгать җибәрелә. Мөгаен, Кинҗә казах далаларында яшеренгәндер, ләкин казах власте вәкилләре дә бу турыда белмәгән, чөнки алар аны Русия хакимиятенә тотып тапшырырга мөмкин иде. Бәлки, ул кешесез далада һәлак булгандыр, бәлки, Көнчыгышка киткәндер... Аның эзләре югала. Аның турындагы имеш-мимешләр башкортлар арасында озак йөри, алар аны исән һәм гаскәр белән ярдәмгә килергә әзер, дип санаган.
Шунысы игътибарга лаек, Кинҗә Арсланов нигез салган хәзерге Куергазы районының Кинҗә-Абыз авылы Ватанга өч Советлар Союзы Герое: Гафиятулла Арслановны, Сәлмән Биктимеровны һәм Хәсән Гайсинны биргән.
1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында катнашкан танкист Гафиятулла Шәһимәрдән улы Арсланов, Кинҗә Арслановның нәсел дәвамчысы, шушы югары исемгә 1940 елның 7 апрелендә лаек булган Башкортстан кешеләренең беренчеләреннән булды. 1944 елның 15 гыйнварында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе полкында эскадрон командиры Сәлмән Биктимеров та югары исемгә лаек була. 1945 елның 24 мартында 1нче Балтыйк буе фронты 204нче укчылар дивизиясенең 700нче укчылар полкының пулемет расчеты командиры Хәсән Гайсинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Республикада Кинҗә Арсланов истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылган: танылган прозаик Гали Ибраһимов “Кинҗә” романын язды, бу әсәр буенча шул исемдәге нәфис фильм төшерелде. Башкорт халкының данлыклы улы ватанында музей ачылды. 2007 елда музейга якын территориядә бюст урнаштырылды. 2008 елдан Мәләвез шәһәренең 9нчы башкорт гимназиясе танылган шәхеснең исемен йөртә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.