+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
31 июль 2023, 16:22

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров "Транспорт сәгате"ндә "Русия тимер юллары" компаниясенең филиалы – Куйбышев тимер юллары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Һөнәри бәйрәмегез белән!Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!

Республика җитәкчесе "Русия тимер юллары" компаниясе хезмәт коллективларына эшләрендә уңышлар теләде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Русиядә тимер юлчылар көне 6 августта билгеләп үтелә.

- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Бүген, сезнең һөнәри бәйрәмегез - Тимерюлчылар көне алдыннан, без тимер юл тармагы хезмәткәрләренә лаеклы дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Биредә станцияләр башлыклары, машинистлар, машина йөртүчеләр, инспекторлар, инженерлар, участок мастерлары һәм Куйбышев тимер юлының күп кенә башка хезмәтчәннәре.

Сезнең хезмәтегез, хөрмәтле хезмәттәшләр, бик мөһим. Сез миллионлаган тонна мөһим йөк ташыйсыз, шуның белән ил икътисадын алга таба җибәрәсез, тышкы икътисади элемтәләрне үстерергә ярдәм итәсез. Пассажирларның уңайлылыгын һәм хәвефсезлелеген, безнең сугышчыларны корал һәм техника белән тәэмин итәсез.

Хөрмәтле дуслар! Сезнең эшегез, җаваплы карашыгыз һәм ышанычлылыгыгыз өчен рәхмәт. Тимерюлчыларның яшь буынына бай тәҗрибә һәм белем телим, традицияләрне мул тапшыручы тармак ветераннарына түбәнчелек белән баш иябез. Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сезгә иминлек һәм иң яхшы теләкләр телим, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас