

Максим Забелин офицерларның Русия иминлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы чын геройлар булуын билгеләп үтте, офицерларның сугышчан рухы һәм профессиональлеге Русия дәүләтенең иминлеге һәм тотрыклылыгы нигезе булып торуы хакында ассызыклады.
"Бүген хезмәт итүче кешеләрнең күбесе Ватанны нацистлардан алгы сызыкта саклый. Алар арасында солдатлар да, матрослар да бар. Дусларым арасында кече лейтенанттан генералга кадәр погонлы кешеләр күп.
Бәйрәм белән тәбрик итәм! Тугрылыгыгыз һәм кыюлыгыгыз, Ватанны сакларга әзер булуыгыз өчен рәхмәт! Ныклы сәламәтлек, СВОдан исән-сау кайтуыгызны телим! Русия офицерлары көне белән!"- дип язган Максим Забелин үзенең телеграмм-каналында.
Фото/видео: Максим Забелинның социаль челтәрләреннән