+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
25 август 2023, 12:54

Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына – 124 ел

Бүген Кырмыскалы районында Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.

Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына – 124 елРусия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына – 124 ел
Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына – 124 ел

Шәйморат авылының Җиңү паркында иртән урындагы халык, активистлар, хәрби-патриотик клублар тәрбияләнүчеләре, шулай ук яшь шәйморатовчылар җыелды. Тантаналы митинг легендар комдив һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Җыелганнарны Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров сәламләде.

- Бүген без Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулуга багышланган чарадабыз. 43 еллык - кыска гомер. Без кавалерия дивизиясе командирының батырлыгына, фидакарьлегенә, лидерлык һәм эшлеклелек сыйфатларына сокланабыз, - дип билгеләп үтте Әлфир Фәрхәт улы.

Митингта катнашучылар Миңнегали Шәйморатовны, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алды.

Чара Шәйморат авыл клубында дәвам итте. Биредә "Геройның гасырларга даны" гамәли конференциясе һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены узды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас