+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
28 Августа 2023, 06:41

Нөрле авылына 440 ел тулды

Торак пункт Уфа районының Николаевка авылыннан берничә чакрымда гына урнашкан.

Нөрле авылына 440 ел тулдыНөрле авылына 440 ел тулды
Нөрле авылына 440 ел тулды

Бәйрәм чарасы кысасында Нөрле авылы халкы, шулай ук Уфа районыннан һәм республикадан килгән кунаклар авыл халкы йөреше белән башланган якты чараның шаһитлары һәм катнашучылары булдылар.

Алты баянчының татар көйләре астында авыл халкы үзәк урамнан һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган мемориалга кадәр барды. Биредә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников, Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Римма Үтәшева, Уфа районы башлыгы Вилорий Угаров, район хакимияте башлыгы урынбасары Люцин Ризванов, шулай ук авыл халкы Кайгылы ана һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Төп чаралар узган елда капиталь ремонт кысаларында төзекләндерелгән Нөрле мәктәбе каршындагы мәйданда узды. Биредә авылның иң өлкән кешесе – 106 яшьлек Шаһидә Кәбированы һәм авылның иң яшь вәкиле Әминәне хөрмәтләделәр. Николай Ельников СВОда катнашучы хезмәткәрләрнең гаиләләренә, иң яхшы педагогларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук юбилярлар, күпбалалы гаиләләр, медицина хезмәткәрләре, АПКның иң яхшы хезмәткәрләре, актив яшәүчеләр билгеләп үтелде.

Ельников Николаевка авыл Советы башлыгы вазыйфасын башкаручы Динә Гафуровага Нөрле авылындагы күлгә «Лебединое» ("Аккош күле") атамасы бирелү турында сертификат тапшырды. Истәлекле дата хөрмәтенә уку йорты территориясендә агачлар утыртылды.

Фото: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас