+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
8 Сентября 2023, 17:51

«ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт»ка - 30 ел!

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» компаниясенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

«ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт»ка - 30 ел!«ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт»ка - 30 ел!
«ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт»ка - 30 ел!

Төбәк җитәкчесе җитәкчелекне, хезмәт коллективын һәм нефть тармагы ветераннарын юбилей белән котлады, шулай ук компаниянең иң яхшы хезмәткәрләренә Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Барыгызны да «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт»ның 30 еллыгы белән котлыйм. Бу вакыт эчендә компания Урал һәм Идел буе нефть продуктлары базарында эре уенчыларның берсенә әверелде. Сез - безнең ышанычлы партнерыбыз, сезнең белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр булдырылды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы компаниянең актив инвестицион сәясәтен һәм югары социаль җаваплылыкны билгеләп үтте. Бәйрәм программасы Башкортстанның сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары белән концерты тәмамланды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас