11 октябрь – Республика көне. Бу көнне ял итәчәкбез.
Бу бәйрәм быел чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә 10 октябрьдә, сишәмбе көнне, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Русия Федерациясенең Хезмәт кодексына ярашлы, ел саен бирелүче төп яки өстәмә отпуск 11 октябрьгә туры килсә, эшләми торган бәйрәм көн – Республика көне отпускка кертелми.