+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
30 сентябрь 2023, 07:05

Тарих өчен зур вакыйга!

Бүген —Русия һәм ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен берләштерү көне.

Тарих өчен зур вакыйга!Тарих өчен зур вакыйга!
Тарих өчен зур вакыйга!

“30 сентябрьдә без ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре белән берләшүнең беренче еллыгын билгеләп үтәбез. Бу безнең тарих өчен зур вакыйга!
Бүген безнең сугышчылар батальоннар һәм полклар составында Донбассны нацизмнан батырларча яклый, суверенитет, рухи кыйммәтләр, Җиңү өчен көрәшәләр.

Башкортстан табиблары һәм шәфкать туташлары җыелма бригадалар составында тәүлек әйләнәсе дәваханәләрдә һәм хәрби госпитальләрдә эшлиләр һәм урындагы халыкка, хәрбиләргә һәм иреклеләргә медицина ярдәме күрсәтәләр.

Башкортстан, башка шеф-төбәкләр кебек үк, халык Республикаларына даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә һәм инфраструктураны, шул исәптән мәктәпләрне һәм юлларны тергезергә ярдәм итә. Без мәҗбүри күченүчеләрне ихлас, якты күңел белән кабул иттек. Яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү безнең барыбыз өчен дә мөһим.

Русияне берләштерү көне безнең халык хәтеренең бер өлеше булачак, чөнки безнең уртак тамырларыбыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез бар. Без бергә, безнең киләчәгебез дә бер!” — дип яза Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас