+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
1 октябрь 2023, 03:34

Безнең вице-премьер шундый ул! (видео)

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов дәүләт эшләре белән йөргәндә кулына баян да ала.

Безнең вице-премьер шундый ул! (видео)Безнең вице-премьер шундый ул! (видео)
Безнең вице-премьер шундый ул! (видео)

Бу хакта ул социаль челтәрдә болай яза:

"Өлкәннәр көне уңаеннан Башкортстан Республикасы федераль почта элемтәсе идарәсе җитәкчелеге Ленард Шәфыйков белән бергә Социалистик Хезмәт Герое, легендар почтачы Әнүзә Дәүләткулова янына бардык. 18 сентябрьдә Әнүзә Шәрифулла кызына 88 яшь тулды, шуларның 35ен ул почта хезмәтенә багышлаган.

Почта һөнәренең нигезләрен үзләштергәннән соң, ул алты почтальонның бригадиры була. 1100дән артык йортны Дәүләткулова бригадасы хезмәтләндерә. Ул Уфа почтасында хезмәтне оештыру һәм түләүнең бригада формасын кертә, бу почтальоннарның эшен нәтиҗәлерәк итә. Пенсиягә чыкканчы соңгы 15 елда Әнүзә Шәрифулла кызы Уфа почтасы каршындагы элемтә бүлегендә Уфада иң зур участок бригадиры булып эшли.

Үзенең озак еллар хезмәт эшчәнлеге өчен Әнүзә Шәрифулла кызы күпсанлы дәүләт бүләкләренә һәм һөнәри исемнәргә, шул исәптән Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек була. Ләкин төп бүләк 1976 елда аңа "Социалистик Хезмәт Герое" исемен бирү була, бу - безнең республикада почта тарихында мондый югары исемгә почтальон лаек булган бердәнбер очрак."

Ветеран мәртәбәле кунакларны тәмле чәе белән каршы алган, ә Ирек Хәйривара улы зур түрәмен дип тормаган, кулына гармун алап, җырлап та җибәргән.

Барлык өлкәннәрне бүгенге истәлекле көн белән чын күңелдән тәбриклибез!

 

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас