+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
2 октябрь 2023, 06:40

Октябрь безгә ниләр вәгъдә итә?

Истәлекле көннәр һәм халык сынамышлары белән танышыгыз.

Октябрь безгә ниләр вәгъдә итә?Октябрь безгә ниләр вәгъдә итә?
Октябрь безгә ниләр вәгъдә итә?

Яфраклар коелган ай,
Җәй кышка сыенган
ай...
Бик дымлы тоелган
ай...


Күк төбе тишелгән
ай –
Яңгырлар
ишелгән ай...
Тәүге кар
түшәлгән ай...


Киемнәр ишәйгән ай,
Салкыннар
ешайган ай,
Көзләргә ышанган ай...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар.

1 – Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне;
театр рәссамы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Таң Еникеевка 75 яшь;
шагыйрә Миңнегөл Хисамовага 75 яшь.
2 – Халыкара табиблар көне;
Бөтендөнья торак көне.
4 – “Кызыл таң” гәзитенең элекке хез­мәткәре, күренекеле язучы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әнвәр Бикчәнтәевның тууына – 110 ел.
5 – Укытучылар көне.
7 – Филология фәннәре докторы Миң­негали Нәзергуловка 70 яшь.
8 – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнә­гате хезмәткәрләре көне.
9 – Бөтендөнья почта көне.
10 – БАССР Югары Советы Прези­ди­умының 1950-67 еллардагы Рәисе Фәйз­рахман Зәгафурановның тууына – 110 ел.
11 – Башкортстан Республикасы көне.
12 – Башкортстан Республикасының Дәүләт гербы һәм гимны кабул ителүгә – 30 ел;
– Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа улы Таҗетдингә 75 яшь.
15 – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне;
Әтиләр көне;
күренекле шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Муса Галинең тууына – 100 ел.
17 – Биология фәннәре докторы Юлия Вахитовага 50 яшь.
20 – “Йәншишмә” гәзитенең баш мө­хәррире Мирсәет Юнысовка 60 яшь.
23 – Реклама хезмәткәрләре көне.
24 – Русия Кораллы Көчләренең махсус тәгаенләнештәге подразделениеләре көне.
25 – Таможня хезмәткәрләре көне.
28 – Бөтенрусия гимнастика көне.
29 – Язучы, журналист, тәрҗемәче һәм үләннәр белән дәвалаучы Рим Әхмәдовның тууына – 90 ел.
30 – Сәяси золым корбаннарын искә алу көне.

Сынамышлар

1 октябрь – әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.

2 октябрь – бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.

3 октябрь – бу көнне җил көнчыгыш яисә көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле – җылыга, төньяктан искәне салкынга ишарә.

4 октябрь – бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.

5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.

6 октябрьдән чын суык көз – елның өченче фасылы башлана.

7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.

8 октябрь – әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.

9 октябрь — әгәр бүгенгә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.

10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.

11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елда муллык булыр.

12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, көз коры килер.

13 октябрьдә каен һәм юкә Покрауга кадәр “чишенеп” бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.

14 октябрь – Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң – кыш. Покрау нинди — ел шундый.

15 октябрь – көн яңгырлы булса, кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.

16 октябрь – соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.

17 октябрь – җил тынса, көннәр суытыр.

18 октябрь – әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы агыла икән, кар явар.

19 октябрь – коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе — җылы, уңыш мул булыр.

20 октябрь – агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.

21 октябрь — болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.

22 октябрь — түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.

23 октябрь көнне Айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яисә көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.

24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.

25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.

26 октябрь — көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.

27 октябрьдә  аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.

28 октябрьдә аяз күктә Ай зур алкалар белән бормаланса – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.

29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.

30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.

31 октябрьдә Айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр “мөгез” көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас