

Бүген Уфада һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Мәгариф өлкәсендә эшләүче 31 хезмәткәрнең һөнәри казанышлары мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, авылларда эшләүче яшь укытучылар конкурсында җиңүчеләргә грант ярдәменә беренче 29 сертификат тапшырды.
- Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар! Бүген, Укытучылар көнендә, без сезне дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына чакырдык. Бу залда югары тәҗрибәле укытучылар, шулай ук яшь педагоглар, мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләр җыелды.
Бу көнне сезгә хыялларыгызның тормышка ашуын телим, сезгә эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын! Сезгә һәм туганнарыгызга, якыннарыгызга иминлек, сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәм белән! - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru