+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
9 октябрь 2023, 15:04

Белорет - Карламан тимер юлы участогына - 45 ел!

45 ел элек Белорет - Карламан тимер юлы участогында хәрәкәт ачылды. Бу төзелешне "Башкортстан БАМы" дип атаганнар. Ни өчен?

Белорет - Карламан тимер юлы участогына - 45 ел!Белорет - Карламан тимер юлы участогына - 45 ел!
Белорет - Карламан тимер юлы участогына - 45 ел!

Эш шунда ки, 1978 елда бу тимер юлны бөтен ил төзегән, ә төзүчеләр, нигездә, комсомоллар булган. Карламан - Белорет тимер юл линиясе кыска юл белән Башкортстанның көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләрен, шулай ук илнең Европа өлешен Себер белән тоташтыра.

Бүген "Русия тимер юллары" ветераннары һәм эшчеләре әлеге тимер юл участокларының берсендә кәйлә рәвешендәге һәйкәл янына җыелды.

- Без бүген бөек заманнарны искә төшерәбез. Карламан - Белорет участогы 203 чакрымнан, 13 тимер юл станциясеннән гыйбарәт. Тимер юл асылда тайгада салынган. Һәм бу участокта 235 ясалма корылма, 400 метрлы бер тоннель бар. Ә тагын монда 48 тимер юл күпере, шуларның 10ы йөз метрдан артык озынлыкта. Бу - 5,5 ел эчендә башкарылган искиткеч хезмәт. Куйбышев тимер юлының кырык меңлек коллективыннан без бу мегапроект өчен хезмәт ветераннарыбызга рәхмәт әйтәбез, - дип белдерде Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков.

Дмитрий Новиков тимер юл өлкәсендә эшләгән ветераннарга һәм гамәлдәге хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Фото: belrab.ru, Илья ПАНЧЕНКО.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас