+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
11 октябрь 2023, 15:49

Олег Николаев Башкортстан халкын Республика көне белән котлады

Чувашстан Республикасы Башлыгы Олег Николаев Башкортстан халкын дәүләт бәйрәме белән котлады. Котлавын ул үзенең телеграмм-каналында юллый.

Олег Николаев Башкортстан халкын Республика көне белән котладыОлег Николаев Башкортстан халкын Республика көне белән котлады
Олег Николаев Башкортстан халкын Республика көне белән котлады

"Бүген - Башкортстан Республикасы көне. Бу истәлекле бәйрәм - кечкенә Ватаныбыз өчен шатлык һәм горурлык вакыты.

Чувашстан һәм Башкортстанның икътисад, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм туризм тармаклары үсеше өчен уртак кызыксынулары һәм потенциалы күп. Бу өлкәләрдә актив хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, төбәкара элемтәләр ныграк булсын өчен белем һәм тәҗрибә уртаклашачакбыз.

Башкортстан халкын котлыйм. Бәхет, иминлек, данлы эшләр һәм яңа казанышлар телим!" - дип яза Олег Николаев.

Фото: Олег Николаевның телеграмм-каналыннан, t.me/oanikolaev

Автор:Денис Таваев
Читайте нас