+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
11 октябрь 2023, 08:55

Республика көне районнарда да гөрли!

Бүген Башкортстанда Республика көне уңаеннан тантаналы чаралар: флешмоблар, күргәзмәләр, концертлар уза.

Мәчетле районыМәчетле районы
Мәчетле районы

Республика көне белән укучыларыбызны Мәчетле татарлары да котлый, һәрберебезгә кайнар сәлам җиткерә. Оештыручылар сүзләренчә, районда бәйрәм бик күнелле, матур утә.

Ә Краснокама районында Республика көненә багышланган көзге уныш кургәзмәсе оештырылды. Район Мәдәният сараенда оештырылган күргәзмәдә милли атрибутика: татар калфаклары, түбәтәйләре, чигүле сөлгеләр, ашъяулыклар, кулъяулыкларның төрлесе тәкъдим ителгән иде. 

Аскын районында Республика көне уңаеннан гаилә ял паркы ачылды. Бу хакта район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов социаль челтәрләрдәге битендә яза. Парк "Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзелде. Парк ачу тантанасында агачлар утыртылды. Биредә районның лаеклы гаиләләре һәм шәхесләре исемен йөрткән "исемле" агачлардан гыйбарәт булган гаилә аллеясе дә пәйда булды. 

Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның социаль челтәрләрендәге рәсми битеннән Гаилә ял паркын ачу тантанасы

Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның социаль челтәрләрендәге рәсми битеннән Гаилә ял паркында агачлар утырту
Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның социаль челтәрләрендәге рәсми битеннән Авыл хуҗалыгы ярминкәсе
Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның социаль челтәрләрендәге рәсми битеннән Авыл хуҗалыгы ярминкәсе
Гаилә ял паркын ачу тантанасы Фото:Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның социаль челтәрләрендәге рәсми битеннән

Соңрак район Мәдәният сарае мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Биредә шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм чаралары республиканың иң кечкенә һәм ерак почмакларында да узды. Аскын районының Көнгәк авылы мәктәбендә бәйрәм уңаеннан Республика көненә багышланган рәсемнәр конкурсы, шахмат турниры, "Туган ягым, син һәрчак йөрәккә кадерле!" дигән шигырь бәйгесе, шулай ук мәктәп музеенда "Минем республика!" дигән бердәм сыйныф сәгате үткәрелде.

Республика көненә багышланган рәсемнәр конкурсы
Республика көненә багышланган рәсемнәр конкурсы
Республика көненә багышланган рәсемнәр конкурсы
Республика көненә багышланган шахмат турниры
Республика көненә багышланган шахмат турниры
Республика көненә багышланган "Туган ягым, син һәрчак йөрәккә кадерле!" шигырь бәйгесе
Республика көненә багышланган "Туган ягым, син һәрчак йөрәккә кадерле!" шигырь бәйгесе
Республика көненә багышланган "Минем республика!" сыйныф сәгате
Республика көненә багышланган "Минем республика!" сыйныф сәгате
Республика көненә багышланган "Минем республика!" сыйныф сәгате
Республика көненә багышланган рәсемнәр конкурсы

Дүртөйле районында Республика көне уңаеннан флешмоб оештырылды. Видеосын тәкъдим итәбез.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас