+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
15 октябрь 2023, 02:02

Алар җирне йөрәге белән тоя

15 октябрь — Халыкара авыл хатын-кызлары көне. Әлеге бәйрәм­не үткәрү идеясе Берләш­кән Милләтләр Оешмасы­ның 1995 елда Пекинда узган IV Бөтен­дөнья конференциясендә туа һәм хуплана. Бәйрәм дөньяда авыл хатын-кызларының авыл икътисадына керткән өлешен һәм үз гаиләләренең иминлеген тәэ­мин итүдәге ролен билгеләү, шулай ук, аларның проблемаларына күбрәк игътибар бирү максатында булдырыла.

Алар җирне йөрәге белән тояАлар җирне йөрәге белән тоя
Алар җирне йөрәге белән тоя

Русиянең Хатын-кызлар берлеге, Бөтендөнья авыл хатын-кызлары ассоциациясенең актив әгъзасы буларак, әлеге юнәлештәге проблемаларны төпле өйрәнүче һәм дәүләт власте органнары белән берлектә аларны уңышлы хәл итүчеләр­дән исәпләнә. Рәсми чы­ганаклар мәгълүматларына караганда, илебездә 22 миллион чамасы хатын-кыз авылда яши һәм эшли. Аларны бүген, гадәт­тә, гүзәл затларыбыз өстенлек ит­кән, ягъни мәктәп, тәрбия, хезмәтләндерү өлкәлә­рендә генә түгел, авыл җитештерүе­нең төп тармакла­рында — үсем­лекчелектә дә, терлекчелектә дә күпләп очратырга була. Шунысы да игътибарга лаек: яңа Русия тарихында эшкуарлар арасында да аларның сафы елдан-ел арта. Күбесе үзен лидер буларак та күрсәтте. Статистикага караганда, илдәге шәхси предприятиеләрнең яртысына якынының, ягъни 43 проценты­ның, җитәкчеләре — хатын-кызлар.
Белешмә. Аерым чыганаклар мәгълүматла­рына караганда, иле­бездә авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре җитәкче­лә­ренең һәр өченчесе — хатын-­кыз. Узган ел мәгъү­мат­лары буенча, аларның уртача яше 42 яшьтән артмый.

Башкортстанда авыл хатын-кызларының саны 800 меңгә якын.

— Әлеге демографик ­төр­­кемнең җәмгыятьтә нинди мөһим роль уйнавын шул да күрсәтә: планетада яшәү­че һәр дүртенче кеше — авыл хатын-кызы. Башкортстанда, илдә эре аграр төбәк буларак, авыл хатын-кызларының роле тагын да зуррак. Соңгы елларда шәһәр һәм авыл хатын-кызлары арасындагы аерма кимү күзә­телә. Авылда гомер итүче гүзәл затларыбыз карашлары белән дә, модада да, эштә дә шәһәрдә гомер итүче асыл затлардан аерылмый диярлек. Әмма шунысы бәхәссез: авыл хатын-кыз­лары бөтен Башкорт­станның терәге булган көчкә әверелеп бара, — ди рес­публиканың Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова.
Дәүләт авыл җирендә яшәү­че һәм эшләүче хатын-кызлар­ның социаль проблемаларын даими игътибар үзәгендә тота. Әйтергә кирәк, берничә ел элек Русия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәү­че һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күз уңында тоткан законга да кул куйды. Әлеге документ белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга була.

Авылда яшәүче хатын-кыз­ларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш, ә гадәти эш вакыты 40 сәгать тәшкил итә. Шул ук вакытта хез­мәт хакы тулы эш атнасындагы кебек үк түләнелә, диелә ул законда.

Әгәр дә эш көне хезмәт шартлары нигезендә өлешләргә бүленгән икән, хезмәт хакы артыграк күләмдә билгеләнә. Соңгысы закон үз көченә кергән көнгә билгеләнгән хезмәт хакы күләме белән чагыштырганда, киметелә алмый.
Моннан тыш, авыл хезмәт­чән­нәре язма гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча, аена бер көн өстәмә ял көне алу хокукына да ия.
“Әлеге көндә без барлык партнерларыбызны да авыл хатын-кызларына һәртөрле ярдәм күрсәтергә, аларның идеялә­ре­нә һәм фикерләренә колак салырга, стратегик карарлар кабул иткәндә аларның да ихтыяҗ­ла­ры исәпкә алынган чаралар күрергә чакырабыз”, — диелә Бер­ләшкән Милләтләр Оешма­сының резолю­цияләрендә.

 

Фото:https://fikiwiki.com/

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас