+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
15 октябрь 2023, 01:57

Чын староста шундый була!

Авылдашларының һәркайсына туып-үскән җирлә­рендә уңайлы булсын өчен аларны изге гамәлләргә әйдәп, эш­ләрне оештыру, уртак мәнфәгатьләрне яклау – авыл старосталарының төп бурычлары. Кушнаренко районының Бакай авыл биләмәсендәге Мәүлет авылында бу җаваплы эшне ун елдан артык Флүрә Сатаева башкара.

Чын староста шундый була!Чын староста шундый була!
Чын староста шундый була!

Зур авыллар арасында берникадәр югалып калгандай тоелган кечкенә Мәү­леттә төзеклән­де­релгән ихата-кураларны күреп, күңел­ләргә рәхәтлек иңә, аларга карап, эчке ки­нәнү тоясың.
– Бу гына әле нәрсә, сез менә язын әйләнә-тирәбез ап-ак чәчәккә күмелгән чакта килеп карагыз! Һәр йорт янәшәсендә алмагач, груша, слива, чия агачлары, чәчәк түтәлләре үсә. Туган ягыбыз бик матур, ул гөмбә һәм урман җиләгенә бай, – дип таныштырды авыл белән безне Флүрә Рәшит кызы.
Авыл Советы башлыгы ярдәмчесе булган Флүрә ханымның тәртип урнаштыруга омтылышы һәм кешеләр белән уртак тел таба белү осталыгы кебек сыйфатлары тумыштан килгән. Ул балачактан ук барлык чаралар үзәгендә була.

Язмам герое Илеш районында туып үскән. Мәүлет авылы егете Фә­нискә кияүгә чыгып, авылга килен булып төшкән. Сатаевлар өч кызга гомер биреп, тәр-бияләп үс­тер­гән. Ире күптән Себердә эшли. Гаилә зур хуҗалык тота.
– Монда тумасам да, биредә егерме елдан артык яшим. Шуның өчен картларга да, яшьләргә дә яшәү өчен яхшырак шартлар булдырасы килде. Чөнки иңне-иңгә куеп яшәүчеләр хәл итәргә кирәк мәсьә­­ләләрне власть орган­нарына караганда тирәнрәк белә, – ди староста.
Күп кенә старосталар үз үрнәк­лә­ренә калганнарны ияр­тергә омтыла.
– Җә­мә­гать эшен­нән башка
тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Төп­кел авылларда эш­­ләр бай­так җые­ла. Авыл­даш­ларым да ми­ңа ышана, ә үзем бер­кем­не дә яр­дәм­сез калдырганым юк, – дип дәвам итте сүзен Флүрә Сатаева.

Кешеләргә карата ачык Флүрәне авылдашлары бер караштан һәм ярты сүздән үк аңлап тора.
Яхшы староста – авыл өчен чын хәзинә ул. Аңардан башка авылдагы халыкка да, урындагы властька да кыенга туры килер иде.
Флүрә Рәшит кызы белән әңгәмәләш­кәннән соң район үзәкләреннән ерак урнашкан авылларда стростаның авылдашлары өчен бер үк вакытта коммуналь һәм социаль хезмәтләр күрсәтүче дә, психолог та булуына инанасың. Кемгәдер көнкүреш мәсьә­ләләрен хәл итәргә кирәк, ә инде бәла-каза килсә, ул кешене ялгызын гына калдырмаячаклар.
– Флүрә Сатаева хакында “янып яшәүче ханым” дияргә мөмкин. Аның башлангычы белән шактый яхшы һәм файдалы эшләр башкарылды, өмәләр, авылны төзеклән­дерү буенча акцияләр үтте. Ул теләсә кайсы эшкә курыкмыйча алына, авыл проблемаларын хуҗаларча хәл итә белә. Җыеп әйткәндә, чын авыл старостасы, – ди аның турында Бакай авылы хакимияте башлыгы Тимур Нургалиев.

Миләүшә Исмәгыйлова,

Кушнаренко районының Иске Тукмаклы мәктәбе укытучычы

Читайте нас