

Бөтендөнья статистика көне — “иң яшь” һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Ул 2010 елдан БМОның Генераль ассамблеясе резолюциясенә ярашлы үткәрелә. Статистика яшәешебездән, эшчәнлегебездән аерылгысыз. Дәүләт, хөкүмәт һәм төрле дәрәҗәдәге структураларның эшчәнлегендә статистика мәгълүматларын туплау һәм аларны анализлау мөһим урын били. Төрле дәрәҗәдәге карарлар кабул итү тупланган мәгълүматларга нигезләнә. Бөтендөнья статистика көнен билгеләү һөнәри бәйрәм булу белән генә чикләнми, ул мәгълүматлар белән дөрес идарә итү, аларны нәтиҗәле файдалануның ни дәрәҗәдә мөһим булуын да күрсәтә.
Халыкара дата дөньяның сиксәннән артык илендә искә алына, әмма барысында да рәсми билгеләнми. Кайберләрендә бу көн биш елга бер мәртәбә бәйрәм ителсә, икенчеләрендә һөнәри бәйрәм белән бәйле чаралар бер атнага да сузылырга мөмкин.
Русиядә статистика белән бәйле чараларның әһәмияте исәп алуларда ачык күренде. 2010 елда, мәсәлән, халык исәбе алынса, 2011 — елда кече бизнес, 2013 елда — авыл хуҗалыгының аерым юнәлешләре, 2016 елда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампанияләре үтте.
Бөтендөнья статистика көнен БМО системасындагы илләр генә түгел, ә башка халыкара һәм төбәк оешмалары, гади гражданнар, оешмалар, институтлар һәм башка күпләр дә бәйрәм итә, алар үз эшчәнлекләрендә рәсми статистика мәгълүматларын актив куллана.
2008 елда БМОның Статистика бүлеге статистика белән шөгыльләнүче һәм партнер барлык дәүләтләргә Бөтендөнья статистика көнен оештыру башлангычы турында тәкъдим җибәрә. Күп кенә илләр бу идеяне хуплады.
Русиядә Статистика хезмәткәре көне 2014 елда Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (“Росстат”) боерыгы белән булдырылган. Бәйрәмнең датасы очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ менә 1811 елның 25 июнендә император Александр I Полиция министрлыгын булдыру турында манифестка кул куя, ә аның каршында Карл Герман җитәкчелегендә статистика бүлеге оештырыла.
Русиядә статистика аңа кадәр дә теге яки бу формада алып барылган, Александр I үзенең манифесты белән беренче тапкыр аңа дәүләт статусы бирә. Шул вакыттан ул илнең эчке ведомстволары эшенең аерылгысыз өлеше булып китә.
1863 елда Александр II Эчке эшләр министрлыгы каршында Статистика советы һәм Үзәк статистика кабинеты булдыра. Алар урындагы комитетлардан һәм башка ведомстволардан алынган мәгълүматны эшкәртү, шулай ук, бер тапкыр бирелә торган статистика эшләре өчен җаваплы булган. 1866 елда “Русия империясенең статистик вакытлыча китабы” дип аталган беренче статистик еллык басмасы чыга. 1897 елда илдә беренче халык санын алу чарасы үткәрелә.
Совет власте да статистикага зур әһәмият бирә. 1918 елда Үзәк статистика идарәсе төзелә. Ул ил халкының, шулай ук сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларының, даими исәбен алып бара. Ул 1920-30 елларда актив эшли.
Бөек Ватан сугышы вакытында тупланган статистика мәгълүматлары һәм эшләнгән методикалар ил ресурсларын мөмкин кадәр тизрәк мобилизацияләргә ярдәм итә.
Советлар Союзы таркалгач, ил тормышында яңа социаль һәм икътисади күренешләр барлыкка килде. Алар Русия статистикасы принципларын яңартуны һәм аның халыкара стандартларга күчүен таләп итте. Моның өчен берничә дәүләт программасы гамәлгә ашырылды. Русия Федерациясе белгечләре Евростат, БМО оешмалары, Халыкара валюта фонды, Бөтендөнья банкы һәм башка учреждениеләр белән эшли.
2004 елның мартында Русия Президенты Владимир Путин указы белән Федераль дәүләт статистикасы хезмәте оештырыла. Былтыр әлеге структурада 16 меңгә якын белгеч эшләгән. Бүген “Росстат” дәүләтне тормышның барлык өлкәләре турында ышанычлы һәм актуаль мәгълүмат белән тәэмин итә.
Статистика хезмәткәрләре көнен “Росстат” хезмәткәрләре, аналитиклар, шәхси статистика компанияләре хезмәткәрләре билгеләп үтә.
Башкортстанда ел саен 21 март Уфада Губерна статистика комитеты оешкан көн буларак билгеләнеп үтелә. Губерна статистика комитетлары 1835 елда император Николай I һәм Хөкүмәт Сенатының тиешле указлары нигезендә оештырыла башлый. Комитетлар 1853 елга Русиянең 49 губернасының 33ендә оештырыла.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Русия империясендә Губерна статистика комитеты беренчеләрдән булып 1835 елның 21 мартында Уфада оештырыла. Комитетның рәсми җитәкчесе булып губернатор тәгаенләнә. Комитет җиде мөхбир-әгъзадан тора. Аның составында урыс теленең аңлатмалы сүзлеге авторы Владимир Дальнең булуы да билгеле. Комитет әгъзалары иҗтимагый нигездә эшли. Бу вакытта шактый күп статистик һәм икътисади тикшеренүләр, халык санын алулар үткәрелгән, икътисади, демографик һәм санитар (социаль) статистика, төбәк тарихы һәм этнографиясе буенча күп кенә хезмәтләр басылган.
Совет дәүләт статистикасын оештыруда төп рольне элек Уфа губернасының земство статисты булып эшләгән Александр Цюрупа уйный. Аның җитәкчелегендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының “Дәүләт статистикасы турында” декреты әзерләнә. Башкортстанның яңа дәүләт статистика хезмәте земство статистикасы рәвешендә төзелә. Уфада Александр Цюрупа истәлегенә һәйкәл куелган һәм хәзерге вакытта “Башкортостанстат” бинасы урнашкан урамга аның исеме бирелгән.
Бүген дә “Башкортостанстат” “Росстат” системасындагы эре коллективларның берсе булып тора. Биредә республика турында оператив һәм еллык статистик мәгълүматның зур фондлары тупланган. Статистик исәпләү системасы рәсми статистика мәгълүматларын җыюның төп халыкара принципларына туры килгән заманча технологик базага нигезләнгән.
Якындагы елларда Русия статистикасы үсешенең үзәк векторы булып тармакны санлаштыру, кулланучыларның мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мәгълүмат бирүнең санлыга күчерелгән аналитик платформасын булдыру бурычы тора.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.