Октябрь революциясенә кадәр 1917 елгы Февраль революциясе була, ул самодержавиене бәреп төшерә. Февраль революциясе барышында һәм аннан соң бөтен ил буйлап эшче һәм солдат депутатлары Советлары, крестьян депутатлары Советлары, хәрәкәттәге армиядә, тыл гарнизоннары солдат комитетлары оештырыла.
Февраль революциясеннән соң булдырылган Вакытлы хөкүмәтнең аграр, милли мәсьәләләрне хәл итүдә акрын хәрәкәт итүе һәм эзлексезлеге, Русиянең Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы гомуммилли кризисны тирәнәйтүгә китерә, сул һәм милли партияләрне көчәйтү өчен алшартлар тудыра.
Илдә социалистик революциягә курс игълан иткән Русия социал-демократик эшчеләр партиясе (большевиклар, РСДРП (б) аеруча энергияле эш итә, ул аны дөньякүләм революциянең башлангычы дип саный иде. Большевиклар популяр лозунглар тәкъдим итә: “Тынычлык – халыкларга”, “Җир – крестьяннарга”, “Фабрика – эшчеләргә”.
Илдә инде оешкан халык власте органнары – Советлар булуы дәүләтчелек кризисын үстерүдә һәм яңа революцияне өлгертүдә зур роль уйный. 1917 елның август ахыры-сентябрь башында акрынлап Советлар җитәкчелеге большевикларга күчә, башта Петроградта һәм Мәскәүдә, аннары башка эре шәһәрләрдә. 1917 елның көзенә большевиклар сафында 300 меңнән артык әгъза исәпләнгән, партиянең үзе хәрби оешмасында булган, Кызыл гвардия отрядларын контрольдә тоткан һәм кораллы күтәрелешкә курс алган. Баш күтәрү өчен Владимир Ленин җитәкчеле-гендәге Үзәк комитет политбюросы төзелә. Октябрь уртасында Петроград Советы каршында кораллы восстание штабы – Хәрби-революцион комитет оештырыла, аңа сул эсерлар, меньшевик-интернационалистлар, большевиклар, анархистлар керә.
Восстание 1917 елның 6-7 ноябрьгә каршы төндә (24-25 октябрьгә) эшчеләр, крестьян һәм солдат депу-татларының II Бөтенрусия съезды эшли башлау уңаеннан оештырыла. Анда, большевиклардан тыш, башка сул партияләр дә катнаша. Баш күтәрүчеләр баштан ук Хөкүмәтне изоляцияли, аңа тугры хәрби частьларның якын килүен булдырмый. Беренче чиратта, күперләр, почта, телеграф, вокзаллар, электростанция, Дәүләт банкы кулга алына. 7 ноябрь иртәсенә Кышкы сарайдан тыш, бөтен шәһәр баш күтәрүчеләр кулында була. Вакытлы Хөкүмәт башлыгы Александр Керенский үзенә тугры гаскәрләр җыю өчен шәһәрдән кача.
7 ноябрь иртәсендә Владимир Ленин тарафыннан язылган “Русия гражданнарына” дигән чакыру басыла, анда ул властьның Петроград Советының Вакытлы революция комитеты кулына күчүе турында хәбәр итә. “Аврора” крейсеры сигналы буенча 7сеннән 8 ноябрьгә каршы төндә (25-26 октябрь) революцион отрядлар тарафыннан “Кышкы сарай” басып алына һәм Вакытлы хөкүмәт кулга алына. Восстание кан коюсыз диярлек уза. Бары тик “Кышкы сарай” камалышында гына мылтыктан ату тавышлары ишетелә, артиллерия залплары гөрселди.
Петроградта 7 ноябрь кичендә ачылган эшче һәм солдат депутатла-ры Советлары съезды Вакытлы хөкүмәтнең бәреп төшерелүен хуплый. 8 ноябрьдә ул “Тынычлык турында декрет” (Русия Беренче бөтендөнья сугышыннан чыкты), “Җир турында декрет” (җир дәүләт байлыгы дип игълан ителә һәм крестьяннарга бушлай тапшырыла) кабул итә, Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты (ВЦИК) сайлана һәм Владимир Ленин җитәкчелегендә беренче Совет Хөкүмәте – Халык Комиссарлары Советы оештырыла.
Петроградтагы восстание җиңүеннән соң Мәскәүдә дә кораллы көрәш башлана, анда революцион көчләр гадәттән тыш каты каршылыкка очрый, шәһәр урамнарында каты сугышлар була. 1917 елның 15 ноябрен-дә зур корбаннар белән (баш күтәрү барышында 1000гә якын кеше үтерелгән) Мәскәүдә совет власте урнаштырыла.
Октябрь ахырында Петр Краснов һәм Александр Керенский җитәкче-легендәге гаскәрләр Петроградны басып алу һәм Вакытлы хөкүмәт властен тергезү омтылышын ясап карыйлар, әмма аларның походы уңышсыз тәмамлана.
1917 елның октябрь ахырыннан 1918 елның мартына кадәр Петроград һәм Мәскәүдән соң Русия территориясенең күп өлешендә совет власте урнаштырыла.
Октябрь революциясе – дөнья тарихына зур йогынты ясаган, XX гасырның зур әһәмияткә ия булган сәяси вакыйгаларының берсе. Нәтиҗәдә, Русия халкының язмышы гына түгел, җәмгыять һәм кеше хокуклары да үзгәрешләр кичерә.
Әлбәттә, революциянең икенче көнендә үк халык мул һәм имин тормышта яши башламый. Чөнки Октябрь революциясеннән соң илдә Гражданнар сугышы башлана. Илебез халкы, “аклар” һәм “кызыллар”га бүле-неп, кан койды. Моңа карамастан, революция уңай үзгәрешләргә китерә. Эшчеләр, крестьяннар озак еллар дәвам иткән коллыктан котыла. Яңа шартлар буенча бер кеше икенчесен эксплуатацияли алмый. Социаль изү һәм милли тигезсезлек юкка чыгарыла. Моңа кадәр эшче көч буларак кына файдаланылган гади халыкка игътибар арта. Наданлыкны бетерү өчен җитди чаралар күрелә, сәламәтлек саклау өлкәсендә шактый уңай үзгәрешләр була.
Тарихчылар фикеренчә, XX-XXI гасырларда күпчелек сугышларның, хәрби конфликтларның, илләрдәге махсус рәвештә оештырылган үзгәртеп коруларның сәбәбе уртак. Аларның күпчелеге табигый байлыкларга бай территорияләрне яңадан бүлү белән бәйле. Революциягә кадәр Русия җирләренә Бөек Британия, АКШ, Германия һәм башка илләр кызыккан була. Революция булмаса, икътисады үсешмәгән, аягында көч-хәл белән басып торган илебезнең язмышы аяныч булыр иде.
Русиядәге Октябрь революциясе Европа, Азия һәм Латин Америкасы илләре революционерларын да дәртләндерә. Нәти-җәдә, изелеп, коллыкта, ач-ялангач яшәүче бик күп халыклар азатлык яулый.
Бүген җәмгыятьттә 106 ел элек тормышыбызны тамырдан үзгәрткән вакыйга турында төрле фикерләр йөри. Кайберәүләр, революция булмаса, яхшырак яшәгән булыр идек, дип уйлый. Нәрсә генә дисәләр дә, бүген мул һәм имин тормышыбызга Октябрь революциясе нигез салган. Сигез сәгатьлек эш көне, ай саен түләнүче хезмәт хакы, отпуск, ял көннәре, шифаханәләргә юлламалар... Ягъни, хезмәт кешесенә хөрмәт рево-люциядән соң күрсәтелә башлый.
1918 елның февралендә, ил Григориан календарена күчү сәбәпле, революциянең беренче елын тантаналы рәвештә 1918 елның 7 нояб-рендә билгеләп үтәләр. Әмма вакыйга үзе элеккечә октябрь белән ассоциа-цияләнә, бу революция атамасында да чагылыш таба. Бөтен совет чоры дәвамында 7 ноябрьдә дәүләт бәйрәме – Бөек Октябрь социалистик революциясе көне билгеләп үтелде. 1927 елдан ул ял көне була. 1991 елдан бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелми, әмма 7 ноябрь көне 2005 елга кадәр ял көне булып кала. 2005 елның 21 июлендә Русия Президенты кул куйган закон нигезендә, 7 ноябрь “1917 елгы Октябрь революциясе көне” истәлекле датасы булып калды.
1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ санлы “Русиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында” Федераль законы нигезендә 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнә. Дата староста Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе сугышчылары тарафыннан Мәскәүне чит ил интервентларыннан азат итүгә багышланган.
Хәзер Октябрь революциясе көне календарьга бәйрәм буларак кертел-мәсә дә, бүгенге өлкән буын вәкилләре йөрәгенә ул зур бәйрәм буларак уелып калган. 7 ноябрь – хатирәләр яңарту һәм үткәннәрне искә төшерү көне ул.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.