+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
29 ноябрь 2023, 05:15

Дәүләтчелеккә мөһим адым

1917 елның 29 ноябрендә Башкортстанның территориаль-милли автономиясе турында документ кабул ителә. Русия дәүләтенең федератив өлеше буларак, Башкортстанның территориаль-милли автономиясе барлыкка килү көнен республикада 29 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Әлеге дата 1992 елда республика законы белән билгеләнгән. Башкортстан автономиясен игълан итү турындагы документ 1917 елның 16 ноябрендә (яңа стиль буенча 29 ноябрьдә) кабул ителә. Бу вакыйга башкорт халкының дәүләт үзбилгеләнешендә мөһим адым булды.

Дәүләтчелеккә мөһим адымДәүләтчелеккә мөһим адым
Дәүләтчелеккә мөһим адым
1917 елгы Февраль революциясе, һичшиксез, Русия халыкларының милли үзаңы үсүгә һәм илдә милли хәрәкәтнең көчәюенә китерде. 1917 елның маенда Мәскәүдә узган I Бөтенрусия мөселман съездында башкорт делегациясе милли-территориаль автономия рәвешендә үзбилгеләнеше турындагы мәсьәләне күтәрде. 1917 елның җәендә I һәм II Бөтен-башкорт съездлары була, алар бу мәсьә­ләне карый. Башкорт өлкә шурасы (советы) – башкорт милли хәрәкәтенең I Бөтенбаш­корт съездында (1917 елның июле) төзелгән җитәкче органы, ул 1917 елның 11 ноябрендә басылган 1нче фәрманында иң мөһим сәяси мәсьәләләр буенча үзенең тоткан урынын билгели. Анда Вакытлы хөкүмәт ярдәменнән баш тарту турында әйтелә, чөнки ул башкортлар таләпләрен игътибарсыз калдыра. Шул ук вакытта, совет властеның үзбилгеләнеш хокукларын игълан итүенә карамастан, Октябрь революциясе дә гаепләнә. Большевик­ларның урындагы башкортларның биләмә хокукын югалтуга китергән аграр сәясәте ризасызлык тудыра. Фәрманда, асылда, ике каршы көрәшүче көчләр бәрелешкән очракта нейтралитет принцибы игълан ителә. Әлеге документ нигезендә башкортлар автономия игълан итү һәм милли кораллы көчләр формалаштыру юлы белән үз мәнфәгатьләрен якларга тиеш була.

Башкорт өлкә шурасы 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан автономиясен игълан иткән 2нче фәрман белән җитәкче­лек итә. Анда болай диелгән: “Башкорт өлкә шурасы Ырынбур, Уфа, Самара һәм Пермь губерналарының башкорт территориясен 1917 елның 15 ноябреннән Русия Федерациясенең автоном өлеше дип игълан итә”. Башкортстан Конституциясе турындагы төп нигезләмәләр 1917 елның де­кабрендә Ырынбурда узарга тиешле гамәлгә кую съездында (корылтае) эш-ләнергә тиеш була. Автономияле Башкорт­стан территориясендә губерна һәм өяз административ бүленеше урынына тугыз кантон барлыкка килә. Барлык җир билә­мәләре һәм милек Өлкә шурасы карамагына күчә һәм ул автономиянең соңыннан Кече Башкортстан дип аталган территория чиклә­рендә тормышка ашырыла.

Башкорт өлкә шурасы рәисе Шәриф Манатов Петроградка һәм башка урыннарга, автономияле Башкортстан оештыру турында хәбәр итеп, телеграммалар җи­бәрә. III Бөтенбашкорт съездын әзерләү башлана. Ул 1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбурда була һәм тарихка Бөтен­баш­корт оештыру корылтае буларак кереп кала. Аның эшендә 223 делегат – башкорт­лар гына түгел, урыслар, марилар, чувашлар һәм татарлар катнаша. Корылтай игълан ителгән автономияне раслый һәм беренче Башкорт Хөкүмәте оештыра, анда өлкә шурасының күпчелек әгъзалары керә. Аның беренче рәисе Юныс Бикбов була. “Башкурдистан автономияле идарәсе турында” махсус нигезләмә белән корылтай Кече Башкортстанны махсус идарә ителә торган территория дип игълан итә.

Урындагы башкарма һәм суд властьлары, үз кораллы көчләренә – ирекле отрядларга һәм милициягә таянып, үзидарә системасы булдырыла. 1917 ел ахыры-1918 ел башында “Кече Башкортстан автономиясе турында положение” исеме астында автономияле Башкортстан Конституциясен эшләү республика милли-дәү­ләт төзелеше юлында мөһим адым була.

1917 елның 2 ноябрендә күпмилләтле Русия өчен мөһим документ – “Русия халыклары хокуклары декларациясе” кабул ителә. Ул халыкларның тигезлеген һәм суверенлыгын, мөстәкыйль дәүләтләргә бүленүгә һәм төзелүгә кадәр аларның ирекле үзбилгеләнү хокукын, барлык милли-дини өстенлекләрне, чикләүләрне гамәлдән чыгаруны игълан итә. Башкортстан автономиясе Совет властеның милли сәясәте контекстына тулысынча туры килә һәм аның яхшы мөнәсәбәтен уята.

1918 елның гыйнварында Совет власте белән сөйләшүләр алып бару өчен Башкорт Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән Шәриф Манатов белән әңгәмәдә Владимир Ильич Ленин, большевиклар башкорт­ларның хәрәкәтен контрреволюцион дип санамый, чөнки социаль революциягә Көнчыгыш халыклары милли революция аша гына киләчәк, дип ассызыклый. Башкорт өлкә шурасының һәм Хөкүмәтнең совет власте белән ак хәрәкәт арасында үзенең нейтралитеты турында берничә тапкыр белдерүе принципиаль әһәмияткә ия була. Шундый белдерү­ләрнең бер­сендә, мәсәлән: “Без большевиклар түгел, меньшевиклар түгел, без башкортлар гы­на. Без кайсы якта булырга тиеш? Бер якта да түгел. Без үз ягыбызда...” диелә.

Ләкин ул сәяси вакыйгалар давылында нейтралитетны саклап кала алмыйлар. Гражданнар сугышының үзәгенә эләккәч, Башкорт Хөкүмәте ак хәрәкәт җитәкчелеге (Самара Комучы, Вакытлы Себер хөкүмәте һәм атаман Дутов) белән вакытлы килешү мөнәсәбәтләренә керә, бер үк вакытта совет власте белән элемтә урнаштыру мөмкинлеген эзли. Бу сорау белән Әхмәт-Зәки Вәлидов хәтта Максим Горький белән Федор Шаляпинга да мөрәҗәгать иткән. Ләкин ул катлаулы шартларда моны эшли алмыйлар. Шуңа карамастан, тарихи логика совет власте белән диалогка китерә. Чөнки Вакытлы хөкүмәтнең дә, ак хәрәкәт­нең дә милли автономия идеясе һәм биг­рәк тә илдә төзелгән беренче реаль милли автономия, аларны бердәм һәм аерылгысыз Русияне саклауга юнәл­түне исәпкә алып, нәтиҗәле ярдәм таба алмый.

1918 елның 21 ноябрендә Башкорт Хө­кү­­мәте совет власте белән сөйлә­шүләрнең һәм килешү төзүнең төп шартларын эшли. Сөйләшүләрнең идеологик нигезе “Русия халыклары хокуклары декларациясе” була. Сөйләшүләрнең нәтиҗә­се Башкортстан Хөкүмәтенең 1919 елның 18 февраленнән Совет власте ягына күчүе һәм РСФСРга керүче Кече Башкортстан территориясен “Башкорт Совет Республикасы” дип игълан итү турында карар була.

Бу тарихи вакыйгалар төбәкне 1919 елның мартында Автономияле Совет Башкортстанын төзү турындагы килешүгә ки­терә. 1917 елның ноябрендә игълан ител-гән Башкортстан автономиясе республика халыкларының дәүләт үзбилге­ләнешенең иң мөһим сәяси акты, һәм, шул ук вакытта, Русия дәүләте составында милли-территориаль берәмлек идеясен гамәлгә ашы-руның беренче тәҗрибәсе булды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас