+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
1 декабрь 2023, 05:00

Бу декабрь нинди булыр?

Кышның беренче аеның истәлекле көннәре һәм сынамышлары белән танышыгыз.  

Бу декабрь нинди булыр?Бу декабрь нинди булыр?
Бу декабрь нинди булыр?

Җирләр туңды, карлар яуды,
Яшел калды чыршы гына.
Көртләр баса. Кошчык кача
Өй түбәсе ышыгына.

Өши куллар, өши битләр —
Җылы өйгә ашыгыла...
Салкын көннәр алда күпләр —
Кышның әле башы гына...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

3 — Юристлар көне;
— Халыкара инвалидлар көне.
4 — РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Галимҗан Карамышевның тууына 120 ел.
5 — “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәр­рире урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Гәрәевка — 60 яшь.
9 — Ватан каһарманнары көне.
12 — Русия Федерациясе Конституциясе көне;
— Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевның тууына 85 ел.
14 — Башкорт теле көне.
15 — Салават дәүләт башкорт драма театры оештырылуга 90 ел.
17 — Русия Федерациясенең Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре көне.
18 — ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне.
19 — Халыкара ярлыларга ярдәм итү көне.
20 — Русия Федерациясенең Дәүләт иминлеге хезмәткәрләре көне.
24 — Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
27 — Русия Федерациясе Коткаручылар көне.

Сынамышлар

* Декабрьнең егерме бишендә агачларга бәс кунса, алдагы җәйдә иген уңар.
* Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; бәс булса да, ашлык уңар.
* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
* Карсыз декабрь — коры яз билгесе.
* Декабрь башында көч­ле бураннар чыгып, кар яуса, июнь башында яңгыр­лар
көт.
* Декабрь җилле икән, март җылы була.
* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соң килә.
* Декабрьдә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш мул булыр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас