

Төбәк җитәкчесе ветераннарны, УДНТУ укытучыларын һәм студентларын югары уку йортының юбилее белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Хөрмәтле дуслар! Кадерле кунакларыбыз, университетны тәмамлаучылар! Сезне университетның 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бу истәлекле дата - бөтен республика өчен мөһим вакыйга. Кадерле дуслар! Бүген Башкортстан илнең инновацион-технологик суверенитетын тәэмин итүгә, фәнне һәм югары белемне яңартуга саллы өлеш кертә. Һәм бу эштә, һичшиксез, нефть университетының роле зур.
Ышанам, сезнең коллектив үзенең бай традицияләренә, технологияләренә һәм инновацияләренә таянып, алга таба да республикабызның һәм илебезнең икътисади куәтен арттырачак заманча кадрлар әзерләячәк.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар телим! - диде төбәк җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru