

- Хөрмәтле Шамил Госман улы! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар, кадерле кунакларыбыз! Сезне газ тармагы флагманы «Газпром трансгаз Уфа»ның 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйм!
"Газпром трансгаз Уфа" республикада иң эре эш белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Сезнең объектларда 5 меңнән артык белгеч эшли. Компания «Газпром» предприятиеләренең төбәк төркеме лидеры буларак югары социаль җаваплылык күрсәтә. Предприятиеләрне, шәһәрләрне һәм авылларны табигый газ белән ышанычлы һәм өзеклексез тәэмин итә.
Тагын бер тапкыр ветераннарны, предприятие хезмәткәрләрен юбилей белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек телим. Компаниягә - чәчәк ату, яңа саллы уңышлар һәм казанышлар.
«Газпром трансгаз Уфа» генеральный директоры Шамил Шәрипов Башкортстан Башлыгына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru