Быел “Кызыл таң”да билгеле якташыбыз турында берничә язма дөнья күрде. Уфаның “Ихлас” мәчетендә аның истәлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” үткән иде. Чарада галимнәр, тарихчылар, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мөселман галимнәренең һәм мөгаллимнәренең мирасына битараф булмаган кешеләр катнашты. Үткән чара турында минем “Мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе” дигән мәкаләм басылды. Дин белгече һәм мәгърифәтче Зыя Камали турында Юрий Ергинның “Сәяси золым аны да урап үтмәгән” дигән күләмле мәкаләсе дә дөнья күрде.
Зыя Камали (Пәрвәзетдин Җәмалетдин улы Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә әлеге Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Казан губернасының Тәтеш өязеннән, авылда урнашканчы Иделдә бурлак булып көн күргән. Гаиләсе фәкыйрь булуга карамастан, Пәрвәзетдин алты яшендә авыл мулласыннан сабак ала башлый. Тырышлыгы белән бүтән шәкерт-ләрдән аерылып тора.
Уфадагы “Госмания” мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы 1898 елда Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле “Әл-Әзһар” университетында укый, остазы галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905) була. Нәкъ шул вакытта ул Зыя (Зыяэтдин) исемен ала. “Әл-Әзһар”да ул вакытта Муса Бигиев та белем алган була.
1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм “Госмания” мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен сөйләшә, немец теленнән дә киң мәгълүматлы була, урыс телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.
Мисырда укыганда ук Зыя Камали, илгә кайткач, яңа уку йорты оештырып, балаларны “пакь булган Ислам дине рухы буенча тәрбия кылу тиеш”, дигән фикергә килә. Бу фикерне аның элекке укытучысы Хәйрулла Госманов та хуплый һәм, әлеге хыялны гамәлгә ашырыр өчен яңа мәдрәсә ачарга кирәк, дип киңәш бирә. Аның төп максаты – милләтне гыйлем һәм мәдәнияткә өндәү, ватандашларны дөнья халыклары фәне һәм рухи мирасы белән таныштыру, дип билгеләнә.
Мәгариф тарафдары Зыя Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә “Ислам дөньясы” (“Әлгаләмел Ислам”) гәзите чыгара башлый (1906-07). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өнди.
Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, Зыя Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә “Галия” мәдрәсәсе (“Мәдрәсәи Галия Диния”) эшли башлый. Зыя Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-18, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, ходесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.
Мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали: “Мәдрәсә минем өчен – кан тамырларымнан агучы каным, ул – йокысыз төннәрем, ул – минем бөтен шатлыгым һәм тормышым”, – дигән.
Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1906-08 елларда “Галия” шәкерте була, ә 1915-17 елларда биредә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үзенең “Мәдрәсәи “Галия”дә уку” (1907), “Мәдрәсә чуалулары” (1913), “Мәдрәсәи Галия вакыйгасы хакында берничә сүз” (1915) мәкаләләрендә һәм башка хезмәтләрендә ул мәдрәсәдә укыту дәрәҗәсенә югары бәя бирә.
Галимҗан Ибраһимов катлаулы хәлләрдә дә Зыя Камалинең мәдрәсәне саклау өчен роле зур булуы турында яза: “Гомумән, бу ун ел буена Зыя Камали ике ут эчендә яшәп килә. Ләкин шул ике ут эчендә дә Зыя Камали үзенең гадәттән тыш усаллыгы аркасында бу көнгәчә мәдрәсәне бөтен Русия мөселманнарында беренче мәдрәсә итеп яшәтеп алып килде”.
Галимҗан Ибраһимов мәдрәсә шәкертләренең зур белем алырга омтылышы, социаль мәсьәләләрне Коръән яктылыгында аңлата белүләре турында бәян итә. Аларның Исламның мәдәнияткә каршы булмавын Коръәннән, хәдистән, тарихтан алынган мисаллар белән дәлилләвен күрсәтә. Бу эштә Зыя Камалинең роленә басым ясап: “Мин төрле мәдрәсәдә, төрле мәдрәсәнең дәресендә булдым. Ләкин Зыя Камали кадәрле шәкертнең гаклына хөррият биргән бер мәдрәсә дә очратмадым. Аның кадәрле шәкертнең фикерендә осталык уятырга тырышучы бер остаз күрмәдем. Ул шәкертенә үзенең осталыгын көчләп такмый. Матур ялны бирә, үзенекен әйтә, ләкин син сукырча иярергә тиеш түгел”, – дип яза. Шул рәвешчә, Галимҗан Ибраһимов Зыя Камалине оста методист итеп тә сурәтли. Зыя Камали шәкертләрне хөр фикерле булырга, ләкин шәригатькә таянырга, үз фикереңне курыкмыйча әйтә белергә өйрәткән.
Зыя Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.
Дүрт томлык “Фәлсәфәи Исламия”, “Дини тәдбирләр”, “Аллаһ гадәләте” кебек хезмәтләрен бастырып чыгара. Әсәрләреннән “Коръәни Кәрим тәрҗемәсе”, “Коръәни Кәрим һидайәтләре”, “Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез” кулъязма хәлендә калган.
Тирән гыйлемле Зыя Камали 1920-30 елларда да актив иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул атаклы галим-мөфти Ризаэтдин Фәхретдин даирәсендә (К. Тәрҗемани, В. Тәрҗемани, Җ. Абызгилдин, Г. Сөләймани, Г. Капкаев, Н. Мамлиев, М. Фәхретдинов, М. Буби, Г. Гомәри) Диния нәзарәтендә әгъза вазыйфасында хезмәт сала. Уфада 1924-27 елларда нәшер ителгән “Ислам мәҗәлләсе” журналы битләрендә фәлсәфи мәкаләләре басыла.
Ул 1938 елның 22 апрелендә кулга алына, җиде елга төрмәгә утыртыла. 1942 елда Самара төрмәсендә вафат була. 1956 елның 17 мартында аклана.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.