+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
12 декабрь 2023, 04:15

Дәүләтнең хокукый нигезен билгели

12 декабрь – Русия Конституциясе көне. Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә “Российская газета”да рәсми басылып чыккач, көченә керде.

Дәүләтнең хокукый нигезен билгелиДәүләтнең хокукый нигезен билгели
Дәүләтнең хокукый нигезен билгели
Бүген Төп законның “беренче данә”се Кремльдә дәүләт башлыгы китапханәсендә саклана.

Ун ел дәвамында бу ял көне булды, 2004 елның 24 декаб­рендә Дәүләт думасы Русия Хез­мәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Аңа ярашлы, хәзер 12 декабрь эш көне санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исем­легенә кертелде.

Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтима­гый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль корылышы, кеше хокуклары бил-геләнә. Конституция кабул ител­гәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соңгы­лары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положение­ләр бар.

Ил Конституциясе зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур кыйммәт дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы нигез булды. Узган еллар дәвамында дәүләт власте­ның демократик нигезлә­рен гарантияли торган система барлыкка килде.

2020 елның 17 мартында Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конститу­ция­сенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен билге­ләү турында” Указга кул куйды. Тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнде. “Сез Русия Федерациясе Консти­ту­­ция­сенә үзгә­решләрне хуплыйсызмы?” ди­гән сорау тавыш би­рүгә чыгарылды. Әмма пандемия аркасында тавыш бирү кө­не соңрак вакытка күчерелде.

1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүе узды. Әйт­кән­дәй, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат­ла­рына караганда, тавыш бирүдә республикада 2 миллион 763 мең 98 кеше катнашты, бу тавыш бирү исемлекләренә кер­телгән кешеләрнең 90,83 процентын тәшкил итә.

2022 елның 30 сентябрендә илебез тарихында мөһим вакыйга булды – Кремльдә Русия сос­тавына дүрт яңа террито­рия­не – Донецк һәм Луганск ха­лык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин, сенаторлар, парламентарийлар һәм ил төбәкләре җитәкчеләре катнашты.

Русия составына дүрт яңа төбәкнең керүе – БМО уставын­да теркәлгән аларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләне­шенә хокукы, дип белдерде Владимир Путин.
– Һәм бу, әлбәттә, аларның БМО уставының беренче мәд­дә­­сендә беркетелгән аерылгысыз хокукы, анда халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилге­ләнү принцибы турында турыдан-туры әйтелгән. Кабатлап әйтәм: бу – кешеләрнең аерылгысыз хокукы. Ул безнең тарихи бердәмлеккә нигезләнгән, – диде Владимир Путин.

Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.

Исегезгә төшерәбез: Русия составына керү турындагы референдумнар 23-27 сентябрьдә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкә­лә­рендә узды. Барлык тер­ри­то­рияләрдә дә халыкның күп­челеге Русия составына керүне хуплады. Хәзер Русия Феде­ра­ция­сендә дүрт яңа субъект барлыкка килде.

Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗти­магый-сәяси үсештә шактый уңышлар­га иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәм­гыять­нең барлык өлкә­лә­рендә инновацион техно­логияләр файдаланыла, граж­дан­нарның интеллектуаль, фән­­ни һәм иҗади потенциалын га­мәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфес­сияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.

Башкортстанлылар Русия халыкларының бердәм гаилә­сендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм иреш­кән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге, үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәк­нең уңышына бәйле.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас