+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
1 гыйнвар 2024, 09:15

Гыйнварларга тагын керәбез лә...

Быелгы гыйнварның истәлекле көннәре, һөнәри бәйрәмнәре һәм юбилейлары белән танышыгыз.

Гыйнварларга тагын керәбез лә...Гыйнварларга тагын керәбез лә...
Гыйнварларга тагын керәбез лә...

Гыйнварларга тагын керәбез лә...
Гыйнвар ае — ап-ак кар төсле.
Гыйнвар карларының аклыгында
Бераз гына тылсым бар төсле...

Гыйнвар карларының аклыгында
Яңа елның көткән шатлыгымы?..
Яңа өметләрдән канатланган
Күңелләрнең ихлас сафлыгымы?..

Гыйнварларга тагын керәбез лә...
Яңа гыйнвар — яңа талпыну...
Гыйнвар карларының аклыгында
Тылсым барлыгына ышану...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Яңа ел бәйрәме;
– Русиянең атказанган спорт мастеры, Паралимпия чемпионы, Русия Дәүләт думасы депутаты Рима Баталовага – 60 яшь;
–“Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыевага – 50 яшь.
3 – Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовка – 75 яшь.
4 – Күренекле дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдинның тууына 165 ел.
5 – Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираевага – 90 яшь.
6 – Язучы Али Карнайның (Имамгали Мөхәммәтдин улы Зөлкарнәев) тууына 120 ел;
– күренекле башкорт композиторы, Русиянең халык артисты Хөсәен Әхмәтовның тууына 110 ел.
7 – Раштуа бәйрәме.
8 – Күренекле курайчы, фольклорчы, телерадиожурналист Юлай Гайнетдиновка – 70 яшь.
9 – күренекле башкорт шагыйре, язучы, драматург Баязит Бикбайның тууына 115 ел.
11 – Рәгаиб киче;
– Тыюлыклар һәм милли парклар көне.
12 – Русиянең Прокуратура хезмәткәрләре көне.
13 – Русия матбугаты көне.
15 – Язучы һәм галим Әмир Чанышевның тууына 115 ел;
– күренекле режиссер Әмир Абдразаковның тууына 90 ел.
17 – Бөтендөнья балалар ачышлары көне.
21 – Инженерлык гаскәрләре көне;
– Бөтендөнья кар көне.
24 – Хирург, медицина фәннәре докторы Мәхмүт Тимербулатовка – 50 яшь.
25 – Русия студентлары көне;
– күренекле җырчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Зәки Мәхмүтовның тууына 90 ел;
– педагогия фәннәре докторы, профессор Ильяс Вәлиевка – 75 яшь.
26 – Халыкара таможня хезмәткәрләре көне.
27 – Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итүгә 80 ел.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас