Туган авылында белем алгач, 1919 елда Бөре шәһәрендә педагогия техникумына укырга керә. Шул ук елны комсомол сафына алына. Актив, алдынгы карашлы егет техникумда укыганда стена гәзите чыгара башлый. Ләкин партия ячейкасы секретаре тән-кыйтьне күтәрә алмый, гәзитнең һәр санын тикшерә, җитди “эшкәртә”. Али Карнай аның рөхсәтеннән башка гәзитнең 2-3 санын чыгара. Алгарак китеп шуны әйтик, 1937 елда аның бу “яшерен гәзит чыгару” гөнаһын искә төшерәләр...
1924 елда Бөре педагогия техникумын тәмамлагач, аны Мәскәүгә вузга әзерлек курсына җибәрәләр. Ул шул елның көзеннән 1927 елга кадәр Мәскәүдә һәм Ленинградта “Центрсоюз”ның югары кооператив курсларында белем ала. Аны тәмамлаганнан соң, бер ел Башкортстан кулланучылар оешмасы инструкторы булып хезмәт сала. 1928 елдан алып “Яшь юксыл” (“Яшь коммунар”), 1929 елдан — “Башкурдистан” (“Башкортостан”), 1930 елдан “Колхозга” гәзитендә эшли.
Али Карнай колхозлашу елларында авылга кайтып, бер-ике ел тракторчы булып та эшләп ала. 1932 елда Ишембай авылы янында нефть табылгач, ул булачак сәнәгать үзәгенә эшкә килә. “Башкортстан вышкасы” гәзитенең җа-ваплы секретаре һәм мөхәррире була, нефтьчеләр турында очерклар, мәкаләләр яза. Аның биредә эшләвен дәлли-ләүче документка күз салыйк:
“Отзыв.
Дан тов. Карнай А.М в том, что он работал в качестве отв. секретаря газеты “Башкурдстан вышкасы” (Ишимбаевский нефтепромысел) и последние два месяца временно исполнял обязанности редакотра этой газеты.
За время работы с 15 июля 1932 года на Промысле показал себя способным и дисциплинированным работником.
Вместе с основной работой тов. Карнай выполнял и общественную работу Промысла в качесте Групкома Союза печатников, выполнял честно и аккуратно все поручения Парткома и Промкома.
С 1го ноября 1934 года освобожден от работы ввиду отъезда на учебу.
Председатель Промкома Данилин.Отв. редактор “Вышки” Тихонов”.
1935 елдан Башкортстан дәүләт нәшриятының тәрҗемә әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли. Монда ул шагыйрь К. белән сөйләшкәндә СССРның Сталин Конституциясен Франциядәге демократия белән чагыштыра, “анда чын демократия, коммунистлар җыелышлар үткәрә”, дигән сүзләр ычкындыра. Шагыйрь бу сүзләрне нәшрият директоры И.ка җиткерә. Бер банкетта Али Карнай кызып китеп бер иптәшен “НКВД шпионы”, дип атый. “Җидегән” оешмасы тармар ителгәч, ул анда торучы К.га хат язган була. Нәтиҗәдә, “Җидегән” контрреволюцион оешмасына теләктәшлек белдерүче, анархистлар кебек кыланучы һәм советларга каршы эшләүче” мөһере сугылып, Бөредә укыганда “яшерен гәзит чыгару” гөнаһын да искә төшереп, 1937 елның җәендә аны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Ул эшсез кала. Бераздан Мәчетле районында райсоюзга хисапчы булып урнаша. Райком секретаре Н. башта эшкә алырга рөхсәт бирә, Али Карнай әйберләрен дә алып килә. Ике көннән секретарь 24 сәгать эчендә аңа районнан чыгып китәргә куша. Ул туган Мишкә районына кайтып китә. Җитәкчелеккә үзе белән булган хәл турында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә, берәр төрле эш бирүләрен үтенә. Район комитеты секретаре Ш. аңа районнан китәргә куша.
– Элек туган районың кирәкми иде. Җинаятьчегә әйләнгәч кайткансың! Җитмәсә, эш сорыйсың! – ди ул аңа.
Район җитәкчеләре колхозда эшләүче бертуганын да шулкадәр куркыталар ки, ул Али Карнайга авылдан китәргә куша. Бер җиргә дә эшкә алмыйлар, ул билгесезлек алдында кала. Кышын Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. Үзбәк-стан ССРының Кашкадәрья округы (Ашхабад тимер юлы, Кассан станциясе) Пулат сельпосына хисапчы булып урнаша.
Гаиләсе (ике баласы белән хатыны) Башкортстанда кала. Җәмәгатенә дә эш бирмиләр, алар интегеп көн күрә. Кыйгы районының Югары Кыйгы авылы район китапханәсе мөдире Х.: “Троцкист хатынын без эшкә урнаштыра алмыйбыз”, – ди.
1938 елның 24 гыйнварында Али Карнай үзе белән булган хәлләр турында ВКП(б) Үзәк Комитетының матбугат һәм нәшрият бүлегенә яза. Хат тикшерү өчен Башкортстанга җибәрелә:
“Всесоюзная Коммунистическая Партия (большевиков), Центральный Комитет, Отдел печати и издательства. № 847, 5 февраля 1938 года.
Секретарю Башкирского Обкома ВКП(б) т. Заликину.
Направляем на Ваше рассмотрение заявление Карнай А.
О результатах просим сообщить в Отдел печати.
Зам. зав. Отделом печати и издательства ЦК ВКП(б) Эрлих”.
Шуннан соң Али Карнайга туган ягына кайтырга рөхсәт бирәләр. Документтан өзек шул хакта сөйли: “Али Карнай пишет с 1925 года. Он в первый период выпустил несколько книг. Потом перестал печататься...
...В декабре 1937 года т. Карнай подал заявление с просьбой вернуть его в Союз, но не указал свое место жительства.
...Нужно рассмотреть вопрос о нем в его пристуствии, организовать критику его произведений, чего до сегодняшнего дня не было. Нужно помочь ему изжить недостойные гражданам СССР анархические выходки. Последние издания его без его фамилии, конечно, никуда негодны.
П.п. Секретарь Оргкомитета Башкирии Гареев. 10.03.1938”.
Али Карнай 1934 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы. 1925-26 елларда аның хикәяләре һәм нәсерләре гәзит битләрендә еш күренә башлый. Сәләтле яшь язучы үзенең “Борылышта” дигән татар телендәге беренче хикәяләр җыентыгын 1928 елда чыгара.
Язучы 1928-30 елларда “Алласызлар” журналында эшләгәндә дингә каршы байтак мәкаләләр һәм хикәяләр бастыра. Соңыннан бу хикәяләр аның “Алласыз ил” (1931) китабына керә.
Али Карнайның колхоз кырларында тракторчы булып эшләгән чагында алган тәэссоратлары һәм күзәтүләре нигезендә 1932 елда язылган беренче зур әсәре – “Даладагы утлар” исемле повесте дөнья күрә. Әсәр аның иҗади үсешенең яңа чорын билгели. Әсәрдә ул күмәк хуҗалыкны ныгыту, хезмәт батырларының эшчәнлеген чагылдыра.
30нчы елларда Али Карнай иҗатында очерк жанры зур урын били. Башка язучылар кебек, ул да яңа тормышны төзү, сәнәгать үзәкләре турында очерк язуны “иҗади командировкаларга” барып кына түгел, шул төзелешләрдә үзе эшләп, халык белән аралашып иҗат итә. Бу исә аның очеркларының тормышчанлыгын һәм ышандыру көчен арттырды.
Али Карнай 1932 елда Башкортстан нефтен эзләү вакыйгаларын күзәткән вакыйгаларга таянып, үзенең күләмле “Ишембай” (1933) очерклар китабын яза.
30нчы еллар уртасында Али Карнай балалар өчен бик күп хикәяләр яза. Аның “Тургай” (1936) хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
1940 елда басылган “Без кайтырбыз” дип аталган повесте аерым китап булып басылып чыккач, Али Карнайның исеме зур әдипләр белән беррәттән йөртелә башлый.
Әдипнең иҗаты проза жанры белән генә чикләнми. Ул бер үк вакытта ялкынлы публицист, очерклар остасы һәм оста тәрҗемәче дә иде. Ул Ромэн Ролан, Н. Гоголь,
М. Горький, А. Толстой, А. Пушкин, И. Эренбург һәм башка язучыларның әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән. Али Карнайның “Ямьле Агыйдел буйлары” дигән пьесасы да бар. Аның әдәби тәнкыйть һәм теоретик мәкаләләре дә байтак.
Али Карнай, язучылар арасыннан тәүгеләрдән булып, сугышның беренче көннәрендә ук фронтка китү теләген белдерсә дә, аның теләге 1942 елда гына тормышка аша. Шул елның мартында партиянең өлкә комитеты кушуы буенча ул яңа оештырылган 112нче Башкорт атлылар дивизиясе янында чыга башлаячак “Кызыл атлылар” гәзитенә мөхәррир итеп тәгаенләнә. Фронт гәзите башкорт атлыларының легендар юлын яктыртып бара. Али Карнай гәзиттә “Кызылармеец Х. Мансуров” имзасы белән кыю яугирләр турында сөйләүче дистәдән артык очерк-сурәтләмәләр, хикәяләр бастыра. Күләмле, зур булмасалар да, оста язучы-журналист тарафыннан язылган бу мәкаләләр фронт чынбарлыгын киңкырлы яктырта.
“Кызыл атлылар” гәзитенең язмышы атлы дивизиянең сугыштагы башлангыч этабы белән тыгыз бәйләнгән. Билгеле булуынча, БашкортАССРында 112нче һәм 113нче атлы дивизияләре төзелә. 112нче Башкорт атлы дивизиясе 1942 елның апрелендә юлга чыга. Шушы көннән алып, билгеле булган бөек һәм фаҗигале рейдка кадәр (рейдта дивизиянең күп өлеше һәлак була һәм соңыннан аның составы СССРның төрле төбәкләреннән килгән кешеләр белән тулыландырыла, “Кызыл атлылар” гәзитендә башкорт атлыларының легендар юлы яктыртыла. Редакция хезмәткәрләре коеп яңгыр яуганда да, дулап буран котырганда да, ачы суыкта да гәзитнең һәр санын үз вакытында фронттагы яугирләргә җиткереп тора. Ул сугышчыларның рухын күтәрә. Аның битләрендә яңадан-яңа мәгълүматлар, туган яктан килгән хәбәрләр, сугышчыларның каһарманлыклары турындагы язмалар дөнья күрә. Басма сугышчыларны батырлыкка, дошманнан үч алырга өнди.
Әлбәттә, сугышта гәзит чыгару җиңелдән булмый. Кайчак мөхәррир урысча мәкаләләрне наборщикларга турыдан башкортчага тәрҗемә итеп җыйдыра. Кәгазь җитешмәгән чаклар да була. Әмма, авырлыкларга карамастан, мөхәррир Али Карнай, гәзитнең бер саны да чыкмый калмасын, дип тырыша.
Ул Башкорт атлы дивизия-сенең хәрби юлын, аның батырлыкларын өйрәнә, киләчәктә зур әсәр иҗат итү өчен материаллар туплый. Бәрелеш булган урыннарны тасвирлаган һәм вакыйгаларны тәфсил-ләп язган көндәлек алып бара. Ләкин гәзит чыгару эше күп булганлыктан, язучының әдәби әсәр язарга вакыты бөтенләй калмый. Бу хакта Али Карнай үзе дә: “Язып булмый! Вакыт юк. Ә язасы нәрсәләр страшно күп! Шулай да тырышып карарга исәп юк түгел”, – дип яза Баязит Бикбайга җибәргән хатында.
Әдип Сәгыйть Агиш 1957 елның февралендә “Әдәби Башкортостан” журналында басылган истәлекләрендә болай дип яза:
“...Али Карнай белән без-нең тәүге танышу, танышу гына түгел, аңлашу шулай булды. Икенче, өченче, унынчы, йөзенче очрашулар кайда, ни хәлдә булгандыр, аларны хәтерләү мөмкин түгел. Азактан безнең очрашу түгел, очрашмау гаҗәпкә әйләнде. Бу очрашулар еш кына бер-береңне макташудан түгел, ә талашудан да тора иде. Мәсәлән, бер юктан гына Такташ һәм Туфан, Жаров һәм Уткин шигырьләре турында талашып китәсең, бу талашу, бәхәс кайсы вакытта үпкәләшүләргә әйләнә. Ул вакытта әле без, әдәбият кешеләре булуга караганда, әдәбият өчен болельщиклар (янучылар) идек.
Али Карнайның кызыклы бер гадәте бар иде. Үпкәләшкәннең иртәгәсенә ул сиңа, кеше ашамы, почта ашамы, хат язып җибәрә. Бик еш кына хат аша кичә тупасрак булганы өчен гафу үтенә һәм хатының азагына “Али Карнай” дип түгел, Тургеневның “Аталар һәм балалар” романының герое исеме белән – “Базаров” дип кул куя. Карнайның гафу үтенүендә көчсезлек түгел, ә гаять зур рухи көч күренә иде. Кызганычка каршы, бездә хәзергә, каты әйтергә көч тә, тел дә җитә, тик шушы көч гафу үтенергә генә җитми. Бу үз хатаңны бәяли белмәү, ялган горурлык түгелмени? Ә Али Карнайда ялгынлык, ясалмалылык бер вакытта да булмады.
...Мин Али Карнайны соңгы тапкыр 1943 елда Украинаның Кроменная дигән авылында Башкорт атлы дивизиясендә очраттым. Бу вакытта дивизия каты сугышлардан соң кыска сроклы ялга чыккан иде. Али Карнай “Кызыл атлылар” гәзитенең мөхәррире иде. Хәрби кием аңа шактый килешә, дивизиядәге көяз офицерларның берсе иде ул.
...Али Карнай тынгысыз сугыш шартларында, үзенең хәрби хезмәтен намус белән үтәгән хәлдә, әдәбият өчен яна иде. Бик тырышлык белән сугыш беткәч язачак романы өчен материаллар туплады, дивизиядән иң характерлы персонажларны эзли иде.
Без аның, сугыш беткәч, туган илгә кайтачагына, үзе генә түгел, бик матур роман белән кайтачагына, бик нык ышана идек. Аның соңгы әсәре булган “Без кайтырбыз” дигән гүзәл повесте дә, көннән-көн үсә барган әдәбиятка булган мәхәббәте дә моңа бик нык ышандыра иде шул. Кызганычка каршы, ул кайтмады. Һәм “беренче китап бетте” дигән сүз белән тәмамланган “Без кайтырбыз” повестенең икенче китабы язылмады”.
Өлкән лейтенант Али Карнай 1943 елның 16 июнендә фронтта фаҗигале рәвештә һәлак була.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.