Русия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне 1996 елда барлыкка килә. Гасырлар дәвамында Прокуратура гражданнар теләсә нинди бәла һәм проблемалары белән – электрны законсыз өзүләреннән алып, фатир сатып алгандагы мошенниклыкка кадәр – мөрәҗәгать итә алган мөһим дәүләт органы булып кала. Бүген дә Прокуратураның төп бурычы – хокук саклау. Аерым алганда – кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауны күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау.
Әйе, Русия Федерациясендә прокурор – юридик белем генә түгел, акыл, сөйләү сәнгате, ихтыяр көче, батырлык таләп итүче катлаулы һәм күпкырлы һөнәр. Прокурорларга гаепләү заключениеләрен расларга, судта дәүләт гаепләүчесе булып чыгыш ясарга, суд карарының законлылыгын һәм гадел булуын якларга туры килә. Прокуратураның күзәтчелек функцияләре күп юнәлешле һәм ул федераль законнарның үтәлешен, җинаять җәзаларының тиешенчә башкарылуын, эзләү эшчәнлеген күзәтүне һәм башка бик күп бурычларны үз эченә ала. Шуңа да “Прокуратура хезмәткәрләре көне” дип аталган бәйрәмнең булдырылуы бик табигый һәм кирәкле.
Бүген Прокуратураның төп бурычы – законлылыкны саклау, шуңа күрә прокуратура хезмәткәрләре барлык өлкәләрдә дә тикшерүләр үткәрә. Алар гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча шактый зур эш башкара, һәм мөрәҗәгатьләр саны даими арта баруы аларга карата кешеләрнең ышанычын күрсәтә.
Прокуратура органнары социаль йөкләмәләр үтәлешен, мәгариф һәм дәвалау учреждениеләренең эшен, социаль, медицина ярдәменең сыйфатын нәтиҗәле контрольдә тотуны тәэмин итә. Өлкәннәргә, аз керемле гражданнарга, ветераннарга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә хокукларын яклауда ярдәм итә. Гражданнарның хезмәт хокукларын, балигъ булмаганнарның, ятим балаларның хокукларын яклый.
Прокуратураның өстенлекле эш юнәлешләрнең берсе – хезмәт законнары үтәлешен күзәтү.
Әйтик, Благовещен районара прокуратурасы “Бельский суднолар төзү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләтүгә иреште.
Күзәтчелек чаралары белән 2021 елның июненнән 2022 елның маена кадәр банкротлык процедурасы кертелгән предприятиедә 72 хезмәткәр алдында хезмәт хакы буенча бурыч барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Бурычның гомум суммасы 17 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Районара прокуратура башлангычы белән компания һәм аның җитәкчесе берничә тапкыр Русия Административ хокук бозулар кодексының 5.27 мәддәсенең 6, 7 өлешләре буенча административ җаваплылыкка тарттырыла (хезмәт хакын түләмәү).
Шулай ук директор адресына закон бозуларны бетерү турында тәкъдимнәр кертелгән.
Прокурорның кабул ителгән чаралары нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең хокуклары тергезелгән, алар алдындагы бурыч тулысынча түләнгән.
Федераль иминлек турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү өлкәсендә Прокуратура тарафыннан Интернет челтәрендә экстремистлык күренешләрен кисәтүгә, объектларның сакланышын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Коррупциягә каршы тору өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү дәүләт власте органнарының барлык институтларының көйле эшенә ярдәм итә.
Башкортстан Республикасы прокуратурасы “Башкоммунприбор” акционерлар җәмгыятенең элекке директорына һәм “Теплоучетсервис” җәмгыятенең элекке җитәкчесенә карата гаепләү нәтиҗәсен раслады.
Алар Русия Җинаять кодексының 160 мәддәсенең 4 өлеше, 285 мәддәсенең 3 өлеше, 174.1 мәддәсенең 2 өлеше (кеше сатып алган акчаларны яки башка мөлкәтне легальләштерү) буенча җинаятьләр кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның июненнән 2019 елның ноябренә кадәр “Теплоучетсервис” җәмгыятеннән торак-коммуналь хуҗалык объектларында җылыту системаларын реконструкцияләү өчен җиһазлар һәм материаллар сатып алынган.
Гаепләнүчеләрнең җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә “Башкоммунприбор” җәмгыятенә 10,4 миллион сумнан артык зыян китерелгән.
Моннан тыш, “Башкоммунприбор” җәмгыяте директоры 5,8 миллион сумга якын бәягә “Volkswagen Touareg” маркалы автомобиль сатып алу-сату турында фиктив килешү төзү юлы белән акчаларны легальләштерә.
Гаепләнүчеләр җинаять кылуда гаепле булуларын танымый.
Җинаять эшендә гаепләү нәтиҗәсе тапшырылганнан соң, Уфа шәһәренең Октябрь район судына тикшерүгә җибәреләчәк.
Төзелештә өлешләтә катнашу өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү югары социаль әһәмияткә ия. Бу уңайдан дольщикларның хокуклары үтәлешенә аерым игътибар бирелә. Прокуратура тарафыннан мондый төзелешләрнең барлык стадияләрендә дә хәл даими рәвештә мониторинглана.
Республикада Прокуратура һәм барлык хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча җитди эш алып барыла. Җинаятьләрнең күбесе гражданнарның һәм предприятиеләрнең милкен урлау белән бәйле. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр саны да кимеми. Шуңа да Прокуратура хезмәткәрләре алда да ныкышмалы эшчәнлек алып барачак.
Гомум эшкә Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы хезмәт коллективы да зур өлеш кертә.
– Безнең күзәтчелек ведомствосы законны саклый, гражданнарның законлы хокукларын эзлекле яклый, коррупцияне бетерү, гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең хокукларын тергезү буенча чаралар күрә, – ди Уфа шәһәренең Киров районы прокуроры урынбасары Денис Гафиятуллин.
2023 елда федераль законнарның үтәлешен күзәтү барышында 2238 закон бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү максатыннан 1 меңнән артык прокурор реакциясе акты кертелгән, 26 җинаять эше кузгату башлангычы чыгарылган.
Күзәтчелек эшчәнлегенең иң ачык мисалларының берсе итеп хуҗалык итүче субъектларның 50 миллион сумнан артык суммадагы дәүләт контрактлары кысаларында башкарылган эшләр өчен түләүгә хокукларын тергезүне китерергә була.
Прокурор реакциясе чаралары буенча 27 кеше кирәкле һәм кыйммәтле дару препаратлары белән тәэмин ителгән, район прокурорының ятим балаларга торак урыннары бирү турындагы 11 дәгъва гаризасы канәгатьләндерелгән, автомобиль юлларын тиешенчә карап тотмауга бәйле чаралар күрелгән.
Район прокуратурасына мөрәҗәгатьләр саны да арткан. Узган елда аларның саны 6 меңнән артып киткән, һәр мөрәҗәгать буенча сыйфатлы тикшерүләр үткәрелгән, бозылган хокукларны тергезү буенча чаралар күрелгән.
Резида ВӘЛИТОВА.