Республиканың медиатармак вәкилләрен Матбугат һәм киңкүләм мәгъүлүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев тәбрикләде.
– Медиаберлек – зур бер тату гаилә ул. Республиканың журналистика тармагында 2,5 меңнән артык кеше эшли, аңа басма матбугат кына түгел, электрон мәгълүмат чаралары, телевидение, радио и соцаль челтәрләр дә керә. Безнең өчен ел башында билгеләнүче Русия матбугаты көне нәтиҗә ясап, алдагы елга көч-илһам, юнәлеш алу мөмкинлеге ул, – диде Максим Ульчев.
Ул тармак алдынгыларына агентлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Чарада агентлык, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар оештырган бәйгеләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Кызыл таң” гәзите редакциясе Кече Ватан өчен файдалы эшләр елын иң яхшы яктырткан өчен бүләкләнде.
Шулай ук гәзитебез “Алга” аерым икътисади зонасы эшчәнлеген яктырткан өчен Башкортстанның Үсеш корпорациясе тарафыннан бүләкләнде.
Шулай ук “Тулпар” журналы редакциясе дә киңкүләм мәгълүмат чараларында дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен үстерүне яктырткан өчен җиңүгә лаек булды. Мактау грамотасын журналның баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов кабул итеп алды.
Республика һәм район гәзитләре журналистлары Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләренең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков “Панорама Башкортостана” журналының баш мөхәррир урынбасары Галина Салиховага “Һөнәри берлек алдындагы хезмәтләре өчен” Русиянең мактау билгесен тапшырды. Берлекнең яңа әгъзаларына билетлар тапшырылды.
Резеда НУРТДИНОВА.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.