+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
27 гыйнвар 2024, 04:46

Өч ел дәвам иткән тәмуг ачысы...

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел.

Өч ел дәвам иткән тәмуг ачысы...Өч ел дәвам иткән тәмуг ачысы...
Өч ел дәвам иткән тәмуг ачысы...
Илебез тарихында халкыбыз бик тә авыр вакыйгалар кичергән чорлар булган. Бөек Ватан сугышын алсак, 26 миллион 600 мең кешенең гомере өзелгән. Бу каһәрле сугыш калдырган канлы эзләр беркайчан да онытылмаячак.

Бөек Ватан сугышында булган коточкыч вакыйгалар турында яңа мәгълүматлар әле дә табыла, галимнәр һәм тарихчылар ул ерак көннәрдә булган вакыйгаларга әле дә ачыклык кертүне дәвам итә.

Ленинград блокадасы икенче Бөтендөнья сугышы тарихында аерым бер кара бит булып тора. Фашист илбасарлары шәһәрне чолганышта тотканда бары бер максат куя — аны тулысынча юк итәргә. 1941 елда дошман Ленинград шәһәрен илдән аерып ала һәм аның коры җир белән бәйләнешен тулысынча өзә. Бу блокада 871 көн дәвам итә. Ленинград белән Ладога күле һәм һава юллары аша гына бәйләнешкә керә алалар. 1941-42 елларда Кызыл Армия бик күптапкыр бу боҗраны өзәргә тырыша, әмма бары тик 1943 елның гыйнварында гына шәһәр дошман кулыннан азат ителә. Февральдә шәһәргә азык-төлек, кораллар белән беренче поезд юллана.

Ленинградны дошман чолгап алганнан соң, андагы кешеләрне эвакуацияләү башлана. Шулай да анда 2 миллион 887 кеше торып кала. Шуның 400 меңе – балалар. Азык-төлек һәм ягулык запаслары бик аз була. Август ахырында анда ЦК ВКП(б) һәм Дәүләт оборона комитетыннан шәһәрне саклауны ныгыту буенча комиссия килә. Шунда ук урындагы предприятиеләрне һәм халыкны тулысынча эвакуацияләү мәсьәләсе карала. Дәүләт оборона комитеты Ленинград фронтын корал белән тәэмин итү эшен Хәрби советка йөкли. ВКП(б)ның шәһәр комитеты Ленинградта барлык сәнәгать эшен көйләүне үз өстенә ала. Тәмугны хәтерләткән тормышта яшәгән ленинградлылар сугыш коралы җитештерү эшен дә җайга сала. Нәтиҗәдә, 1941 елның икенче яртысында Ленинградта 318 самолет, 713 танк, 480 бронялы машина, 6 бронялы поезд, 10 меңгә якын миномет һәм башка бик күп җиһазлар чыгарыла.
Шул ук вакытта Ладога күле аша урындагы халыкны эвакуацияләү дәвам итә һәм шул юл белән шәһәргә корал, ягулык, хәрбиләр китерелә. Ил белән бәйләнеш чикләнгәнлектән, ягулык материалларын һәм көнкүреш кирәк-ярагын шәһәргә китерү катлаулана, яшәү шартлары бик нык начарлана. Мәсәлән, 1941 елның декабрендә, шул елның июле белән чагыштырганда, электр энергиясен Ленинградка 7 тапкыр кимрәк бирәләр. Бик күп заводлар эшен туктата, троллейбус-трамвайлар йөрми, йортларга җылы бирелми башлый. 1942 елгы көчле салкыннар вакытында үзәктән җылы, су бирү системалары, канализация челтәрләре ватыла. Урындагы халык Нева, Фонтанка һәм башка елгаларга суга йөри башлый. Өйләрдә вакытлыча мичләр барлыкка килә. Агач биналарны утын өчен сүтә башлыйлар.

1941 елның көзендә шәһәрдә ачлык башлана... Шул елның декабрендә генә 53 мең кеше вафат булса, 1942 елның гыйнвар-февралендә 200 мең кеше ачлыктан бакыйлыкка күчә. Партия һәм совет органнары ленинградлыларның тормышын җиңеләйтү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Хәле бик авыр булганнарны дәваханәләргә салалар, дистрофия белән авыручылар өчен стационарлар булдырыла, сабыйларны балалар йортларына урнаштыралар. Комсомол оешмалары авыруларга, ачлыктан хәлсезләнгәннәргә төрлечә ярдәм күрсәтә.
1941-42 елларда шәһәрдәге 270 фабрика һәм завод эшен туктата. Ленинградта корал җитештерүче 68 предприятиенең бары тик 18е генә тулы куәтенә эшли. Шул ук вакытта, биредә танкларны һәм башка коралларны ремонтлау дәвам итә.

1942 елның 5 июлендә Ленинград фронтының хәрби утырышы карарына ярашлы, шәһәрдә сәнәгатьне һәм хуҗалыкны үстерү юллары билгеләнә. Хәрби сәнәгатькә төрле һөнәр ияләре җәлеп ителә. Эшчеләрнең 75 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. 1942 ел ахырына сәнәгать күзгә күренеп үсешә. Көздән башлап 100гә якын төр хәрби корал җитештерелә. Декабрьдә йортлар электр челтәрләренә тоташтырыла. Ленинградны тергезүдә бөтен ил катнаша.

1943 елның гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә. Әкренләп шәһәрдәге тимер юллар тергезелә, ягулык һәм электр энергиясе тәэминаты кайтарыла, сәнәгать үсешә башлый.
1944 елның гыйнварында Красное Село-Ропша операциясе нәтиҗәсендә блокада тулысынча өзелә. Блокада вакытында Ленинградка бик зур зыян китерелә. Атап әйткәндә, 840 җитештерү предприятиесе бинасы, 5 миллион квадрат метр торак мәйданы, 500 мәктәп, 170 дәвалау учреждениесе сафтан чыга. Шәһәрнең сугышка кадәр булган җитештерү куәтләренең 25 проценты гына кала.
Блокада вакытында, рәсми мәгълүматлар буенча ачлыктан 641 мең кеше вафат була. Тарихчылар бу санны 800 меңгә якын, дип билгели. Хәрби хәрәкәтләр вакытында 17 мең кеше һәлак була, 34 меңгә якыны яралана.

Башкортстанда Ленинградның фашистлар блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулу уңаеннан берничә мөһим чара узды.
Уфаның “Башкортостан урыслары Соборы” идарәсендә Бөтенрусия акциясе кысаларында “Блокада икмәге” гражданлык-патриотик чарасы узды. Аны “Башкортостан урыслары Соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстанның Ветераннар комитеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты оештырды.
Людмила Солдатова – шушы елларда Ленинградта яшәгән кеше. Бу чорда аңа нибары 5 яшь булган. Әтисе сугышка алынганда исә 1 яшь була. Ул шушы елларның барлык газабын бүгенгедәй хәтерли.

Нина Максимованың да балачагы фашистлар камавында калган шәһәрдә үтә. Аның сөйләүләрен күз яшьләрсез тыңлап булмый.
– Мин картәти, картәни, әти, әни, туганнар дигән төшенчәне белмим. Чөнки алар шушы вакытта вафат булды. Мине башка гаилә үзенә алып тәрбияләде. Сезгә әйтер сүзем шул, балалар: бәхетле балачагыгызның кадерен белегез. Дөньяга килгән һәр балага да бүгенгедәй бәхет тәтеми, – диде ул.
Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллионга якын кеше яшәсә, блокада вакытында ул 1 миллион кешесен югалта, калган 1 миллионы эвакуацияләнә. Бу елларда Төньяк башкала бөтен ил өчен батырлык үрнәге күрсәтә.

Чара кысаларында Ленинград блокадасында яшәгәннәр авыр хатирәләре белән уртаклашты, мәктәп укучылары һәм яшьләрнең сорауларына җавап бирде. Программада “Ленинград балалары”, “Блокададагы Ленинград хатын-кызлары”, “Блокада каны”, “Блокададагы трамвай турында” фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас