+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 февраль , 14:50

Киләсеңме, яңа февраль – егерме тугыз көнле?

Ниндирәк булырсың быел – салкын, кояшлы, җилле?..

Киләсеңме, яңа февраль – егерме тугыз көнле?
Киләсеңме, яңа февраль – егерме тугыз көнле?

Дүрт елга бер килә
торган
Февральләргә керәбез.
Кәбисә елының гади
Булмауларын беләбез...

Киләсеңме,
яңа февраль –
Егерме тугыз көнле?
Ниндирәк
булырсың быел –
Салкын, кояшлы, җилле?..
Язларның иртә килүе
Кабатланмыйлар
шул еш...
Матур булып истә
калсын
Бер көнгә озынрак кыш.

Ләйсән Якупова.

Быел февральдә истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар:

1 – Медицина фәннәре докторы, профессор Марат Азнабаевка – 85 яшь;
– шагыйрь Зөфәр Вәлиткә – 75 яшь.
2 – Сталинград янындагы сугышта җиңү көне (1943).
4 – Күренекле дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиковның тууына 130 ел.
5 – Советлар Союзы Герое Александр Матросовның тууына 100 ел.
6 – Миграҗ киче.
– журналистика ветераны, Башкорт­стан­ның атказанган матбугат һәм киң­күләм мәгълүмат хезмәткәре, “Кызыл таң” гәзитенең элекке җаваплы секретаре Рим Әхмәтовка – 70 яшь.
7 – Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел.
8 – Фән көне.
9 – Гражданнар авиациясе хез­мәт­кәрләре көне.
10 – Дипломатик хезмәткәрләр көне.
13 – Русиянең атказанган, Баш­кортстанның халык артисты Суфия Корбангалиевага – 75 яшь;
– шагыйрь, филология фәннәре докторы, профессор Риф Әхмә­диевка – 70 яшь.
14 – Халыкара китап бүләк итү көне;
15 – Яугир-интернационалистларны искә алу көне;
– күренекле җырчы, Башкорт­станның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдиновага – 75 яшь;
– сатирик язучы, Башкортстан­ның атказанган укытучысы Камил Фазлыйга – 75 яшь.
18 – Галим, журналист, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Салават Төпәевның тууына 100 ел.
21 – Халыкара туган тел көне.
23 – Ватанны саклаучылар көне.
24 – Бәрәкат киче.
25 – Башкортстан Респуб­ли­касының Дәүләт флагы көне.

Сынамышлар

* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, иген уңар.
* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй яңгырлы булыр.
* Февраль – карга бай, апрель – суга бай.
* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
* Февральдә кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Тау башларында кар күп ятса, җиләк күп булыр.
* Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә күтәрелсә, көн аязая, суыта. Төтен җиргә ятса, көнне җылыта.
* Февраль ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
* Әгәр февраль буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
* Кар күп ятса, үлән калын булачак.
* Юлда кар – калын, кырда юка булса, иген уңар.

Фенолог язмалары

2 февральдә иртә белән кар – ашлыкның иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса – соң чәчкәне уңар.
3 февральдә салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
7 февральдә көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
8 февральдә йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак.
9 февральдә агачлар бәскә төренсә – тиздән җылытачак.
12 февральдә Ай кызарып торса, көчле җил булачак.
14 февральдә күк йолдызлы булса, яз соң килер.
15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр.
26 февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февральдә җылы булса, март башы суык булачак.
28 февральдә боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: