+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 февраль , 13:00

Башревкомнан – үзәк башкарма комитетына

Башкорт Совет Республикасының Вакытлы хәрби-революцион комитеты оештырылуга – 105 ел. Башкорт Совет Республикасының Вакытлы хәрби-революцион комитеты (Башревком) 1919 елның 21 февралендә Темәс авылында (хәзерге Башкортстанның Баймак районы) I Бөтенбашкорт хәрби съездында оештырыла. 22 февральдә республика территориясендәге властьның бөтен тулылыгы белән Башревкомга йөкләтелүе турында фәрман чыга.

Башревкомнан – үзәк башкарма комитетына
Башревкомнан – үзәк башкарма комитетына

Ревкомның беренче рәисе Мстислав Кулаев була. Башревком 15 комиссариаттан тора – чит ил эшләре, хәрби (Әхмәтзәки Вәлиди), социаль тәэминат (Илдархан Мутин), азык-төлек (Абдулла Әдеһәмов), сәламәтлек саклау һәм финанс (Усман Куатов), игенчелек (Гәрәй Карамышев), эчке эшләр һәм милләтләр эшләре (Фатих Төхвәтуллин), хезмәт (Ильяс Алкин), мәгариф (Аллабирде Ягафәров), юстиция (Юныс Бикбов), тышкы һәм эчке сәүдә (Сәетгәрәй Магазов). Кантоннар дәрәҗәсендә кантревком барлыкка килә.

Яңа хөкүмәт оештырылуының беренче көннәреннән алып Башкорт гаскәрләрен Совет власте ягына күчерү мәсьәләләре белән мәшгуль була. Нәтиҗәдә, 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә үзәк Совет власте белән Башкорт Хөкүмәте – Автономияле Совет Башкортстаны арасында Килешү төзелә. Бу тарихи актта Совет Хөкүмәте ягыннан Совнарком рәисе Владимир Ленин, Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты рәисе Михаил Владимирский һәм милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты җитәкчесе Иосиф Сталин, башкортлар ягыннан Башкорт Хөкүмәте рәисе Мөхәммәтхан (Мстислав) Кулаев, Башревком әгъзасы Муллаян Халиков һәм Башкорт гаскәрләре адъютанты Әбдрәшит Бикбауов катнаша. Арытаба Башревком Автономияле Совет Башкортстаны турындагы килешүне тормышка ашыра башлый, дәүләт идарәсе реформасын советлар корылышына туры китереп үткәрә.

1919 елның апреленнән августына кадәр, Колчак армиясе һөҗүме чорында, Башревком Саранск шәһәренә эвакуацияләнә.

1919 елның 15 сентябрендә ВЦИКның “Дәүләт аппаратының тулысынча Башкорт революцион комитетына тапшырылуы һәм Башкорт Совет Республикасы территориясендә идарә итүне оештыру турында” карары кабул ителә.

1918 елның 18 ноябрендә 1нче Башкорт партия конференциясе уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча Башревком әгъзалары (Йомагулов, Каспранский, И. Рәхмәтуллин) РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты составына керә.

Башревком позициясе күп кенә мәсьәләләр, аеруча автономия һәм федерализм принцибының гамәлгә ашырылуы, республика белән идарә һәм җитәкчелек итү буенча, РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты, Башкортстан Гадәттән тыш комиссиясе, Башкорт хәрби комитеты, Башкорт совет халык хуҗалыгы, Башкорт халык азык комитеты әгъзаларының карашлары белән туры килми. Бу капма-каршылык 1920 елның 15еннән 16 гыйнварга каршы төндә Башкортстан Гадәттән тыш комиссиясе әгъзаларының Башревком тарафыннан кулга алынуына китерә.

1920 елның 12 мартында Башревком Бөтенрусия Үзәк башкарма комитетына (ВЦИК), РКП (б), Көнчыгыш коммунистлары Үзәк бюросына, Төркестан фронты Реввоенсоветына гариза белән мөрәҗәгать итә. Бу мөрәҗәгатьтә Башревком Үзәкне килешүләрнең шартларын бозуда гаепли һәм республикадан Мәскәү вәкилләрен – Башкортстан автономиясе дошманнарын – чакыртып алуны һәм партия органнарының административ эшләргә кысылмавын таләп итә.

1920 елның 19 маенда Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты “Автономияле Совет Башкорт Республикасының дәүләт корылышы турында” дип аталган декрет кабул итә. Ике ел элек Килешүдә расланган республика хокуклары тар булып чыга. Бу карар белән ризалашмыйча, Башревком 16 июньдә тулы составта отставкага китә. Яңа состав 26 июньдә сайлана.

1920 елның июлендә Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт АССРының 1нче Советлар съезды үткәрелә һәм Башревком урынына дәүләт властеның даими югары органы – Башкортстанның Үзәк башкарма комитеты булдырыла.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: