+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 февраль , 22:47

Сезгә баш иябез, кадерле сугышчыларыбыз!

Бүген Уфада «Башкортостан» дәүләт концерт залында республика Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе Башкортстан халкын әлеге истәлекле дата белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сезгә баш иябез, кадерле сугышчыларыбыз!
Сезгә баш иябез, кадерле сугышчыларыбыз!

Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Башкортостан» дәүләт концерт залында республика сәнгать осталары катнашыгында бәйрәм концерты узды.

- Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле ветераннар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бүген залда хөрмәтле ветераннар, Русия Геройлары, хәрби хезмәткәрләр, запастагы офицерлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, һәлак булган геройларның туганнары җыелган. Без кулларына корал тотып Ватанны саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында тыныч һөнәр ияләре – укытучылар, инженерлар, шоферлар, аграрийлар, шулай ук җитәкчеләр, депутатлар, дәүләт хезмәткәрләре, журналистлар да бар.

Безнең халык өчен 23 февраль - үзенчәлекле дата. Бу көнне 1943 елда Донбасста безнең легендар генерал, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов Ватан өчен гомерен бирде. Ватанны саклаучылар көнендә, башларны түбән иеп, без ахырга кадәр антларына тугры калган һәм батырларча һәлак булганнарны искә алабыз. Аларның исемнәрен мәктәпләр, урамнар һәм аллеялар йөртә. Алар барысы да мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм, - диде Радий Хәбиров. - Хөрмәтле дуслар! Башкортстан фронтны тәэмин итүдә актив катнаша.
Безнең оборона предприятиеләре җитештерү күләмнәрен берничә тапкыр арттырды. Атна саен СВО зонасына гуманитар конвойлар җибәрәбез, алар инде 110нан артып китте. Республика халкы маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре җитештерә, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли, посылкалар җибәрә. Укучылар сугышчыларга җылы хатлар яза. Безнең сугышчыларга ярдәм, аларның гаиләләре турында кайгырту - бүген барыбыз өчен дә иң мөһиме.

Бу залда махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Сезнең һәрберегез турында бик күп җылы сүзләр әйтеп була. Батырлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен рәхмәт. Сезгә баш иябез, кадерле сугышчыларыбыз!

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: