- Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, яугир-интернационалистларга, «кайнар нокталар» ветераннарына, сафта һәм запаста булган барлык яклаучыларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез. Бу көннәрдә котлауларның һәм ярдәмнең иң төп сүзләрен без ватандашларыбызга һәм якташларыбызга, сугыш кырында Русиянең бүгенгесен һәм киләчәген яклаучы офицерларга һәм солдатларга, безнең мәңгелек кыйммәтләребезгә юллыйбыз, - диде Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев.
- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы концертка районыбызның артистлары матур тамаша әзерләде. Чарага ялда булган яугирләр дә чакырылды. Концертта балалар бакчаларына йөргән малай һәм кызлар, "Өмет" халык биюләре ансамбле вәкилләре, хаклы ялдагы апа һәм абыйларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Концертның төп өлеше – СВОда катнашкан яугирләрнең туганнары һәм якыннары чыгышы булды. Безнең җырлы сәлам якташларыбызга барып җитеп, күңелләрен күтәрер дип ышанабыз, - дип белдерде район Мәдәният сарае методик кабинеты җитәкчесе Гүзәл Галләмова.
Фото: buzdyaknews.ru