+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 февраль , 13:00

Радий Хәбиров: "Без бу бәйрәмне һәрвакыт яраттык!"

Бүген Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада катнашты.

Радий Хәбиров: "Без бу бәйрәмне һәрвакыт яраттык!"
Радий Хәбиров: "Без бу бәйрәмне һәрвакыт яраттык!"

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы катнашты. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарыннан соң, чарада катнашучылар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

- Бу көнне һәрвакыт Ватанны саклаучыларны, чын ир-егетләрне, сугышчыларны котлыйлар. Әмма хәзер бәйрәм башкача эчтәлек белән яңгырый, чөнки безнең егетләребезнең күбесе махсус хәрби операциядә, – диде Радий Хәбиров. - Кичә без тантаналы җыелыш үткәрдек. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының, якташларыбызның батырлыкларын билгеләп үттек. Ә аннары Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм махсус хәрби операциядә хезмәт иткәннәрне бүләкләдек. Мондый чаралар безнең буыннар арасындагы шундый бәйләнешне чагылдыра, - диде төбәк җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: