+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 февраль , 11:40

“Искра”га Уфадан “очкын” биргән!

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Надежда Крупскаяның тууына 155 ел.

“Искра”га Уфадан “очкын” биргән!
“Искра”га Уфадан “очкын” биргән!

Коммунистлар партиясе һәм Совет эшлеклесе, Ленинның фикердәше һәм хатыны Надежда Константиновна Крупскаяның тормыш сәхифәләре Башкортстан белән дә бәйле.

Надежда Константиновна Владимир Ильич Ленин һәм әнисе Елизавета Васильевна белән бергә Уфага килә. Бу 1900 елның 6 (18) феврале була. Владимир Ильич сөрген вакыты тәмамланганнан соң Себердән кайта. Ул революцион эш өчен уңайлы булган Псков шәһәрен яшәү урыны итеп сайлый. Сөргеннең калган елын Надежда Крупская аның белән бергә үткәрергә уйлый. Ләкин полиция департаменты моңа рөхсәт бирми һәм аны Уфага җибәрә.
В. И. Ленин 1900 елның кышында Уфада бер атнага якын була. Монда ул урындагы һәм сөргендәге социал-демократлар белән киңәшмә үткәрә, аларны гомумрусия легаль булмаган гәзите ярдәмендә Русиядә марксистлар партиясен булдыру планы белән таныштыра, “Искра” агентларын һәм хәбәрчеләрен сайлый һәм инструктаж үткәрә, Русиядә аның беренче терәк пунктын булдыра.
Ленин китә, ә пункт белән Надежда Константиновна җитәкчелек итә башлый. “Минем тормышым аның тормышы белән янәшә барды, мин аңа эшендә мөмкин кадәр ярдәм иттем”, – ди Н. Крупская. Ул Уфада сөргендә уздырган унөч айны Ленинның партия оештыру планын тормышка ашыруга, легаль булмаган марксистик гәзит оештыруга багышлый. Автобиографиясендә ул: “1900 ел. Уфага күчерелдем, анда урындагы оешма эшендә катнаштым, “Искра” өчен материаллар җыйдым, Русиянең кайбер оешмалары белән аралаштым...” Кыска һәм тыйнак кына. Ләкин схема төзеп, анда Крупская элемтәдә булган шәһәрләрне билгеләсәк, Мәскәү, Петербург, Иваново-Вознесенск, Полтава, Екатеринбург, Новгород, Воронеж, Самара, Красноярск, Түбән Новгород, Әстерхан, Омск, Златоуст кебек шәһәрләр керәчәк. Хат алышу шәхси характерда түгел, ә гәзит булдыруга, Русиянең төрле урыннарында булачак “искра”чыларны әзерләүгә багышлана.
1900 елның 15 (28) июнендә чит илгә китәр алдыннан Владимир Ильич Ленин әнисе һәм өлкән апасы белән бергә Надежда Константиновна янына килә. Владимир Ильич икенче килүендә егерме көн эчендә күп нәрсә эшләргә өлгерә. Аның социал-демократлар белән очрашулары үзе киткәннән соң “Искра” терәк пунктының эшен җәелдерүен дәвам итүгә булышлык итә.
Ленин Уфада Тюремная (хәзерге Достоевский) урамындагы 78нче йортта яши, анда Надежда Константиновна йорт хуҗабикәсеннән мезонинда бүлмәләр алып яшәгән була. 1900 елның август башында Надежда Крупская әнисе белән бергә Приютская (хәзерге Киров) урамындагы 20нче йорттагы фатирга күченә. Алар беренче катта аш бүлмәсе дә булган ике кечкенә бүлмәдә яши.
Уфадагы “Искра” терәк пункты Ленин белән ышанычлы элемтә урнаштыра. Аңа хатлар, гәзит чыгару өчен акча җибәрелә. “Надежда Константиновна аша аның белән хат алыштык, – дип искә ала сөргендәге А. И. Петренко, – без аннан легаль матбугатта укып булмый торган иң кызыклы сәяси яңалыкларны белә идек...” Партия эшенең җаваплы участогын – “Искра” өчен акча җыюны янә Крупская җитәкли. Ул И. С. Якутов,
А. И. Крылов кебек Уфа губернасының күп кенә эшчеләре, социал-демократлары өчен “укытучы” була. Аларның хикәяләре “Искра”да кайбер хатлар өчен нигез булып тора.
Надежда Константиновна сөрген вакыты тәмамлануын түземсезлек белән көтә, көннәрне, сәгатьләрне саный. Һәм менә китү көне килеп җитә. 1901 елның 13 мартында поезд Крупскаяны Уфадан алып китә. Алда аны Владимир Ильич Ленин янында “Искра” гәзите секретаре вазыйфасында җаваплы эш көтә. Аның төп бурычларының берсе Русия хәбәрчеләре белән элемтә урнаштыру һәм аны саклау була.
Надежда Крупская Уфа белән элемтәне Октябрь революциясеннән соң да, гомеренең соңгы көннәренә кадәр өзми. “Башкортстан шул вакыттан бирле миңа якын”, – дип яза ул Уфага, үзенең сөргендә булуын искә алып. Хатларда, сөйләшүләрдә Надежда Константиновна Башкорт АССРы хезмәтчәннәренең эшләре белән кызыксына, уңышларына шатлана, авыр минутларда ярдәмгә килә.
Крупская урамы (элекке Старо-Жандармская, аннары – Суворовская, Петр Гармонов) Киров һәм Совет районнарында урнашкан. Бу урамга Н. К. Крупская исеме 1937 елның 3 февралендә бирелә.


(Юрий Узиковның “Уфимских улиц имена” китабыннан).

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: