+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Быелгы марттан ниләр көтәсез?

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар, сынамышлар белән танышыгыз. 

Быелгы марттан ниләр көтәсез?
Быелгы марттан ниләр көтәсез?

1 — Эксперт-криминалистлар көне;

—Башкорт гаиләсе көне.

2 — шагыйрә Әлфия Әсәдуллинага — 65 яшь.

3 — Башкортстн Язучылар берлеге оештырылуга 90 ел;

—профессор Салават Галиннның тууына 90 ел.

5 — язучы Сөләйман Латыйповка — 70 яшь.

8 — Халыкара хатын-кызлар көне;

—медицина фәннәре докторы Мәхәммәт Алсынбаевка — 75 яшь.

10 — Архивлар көне;

—Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.

11 — Рамазан ае башлана;

—“Кызыл таң”ның бүлек мөдире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Олег Төхвәтуллинга — 60 яшь.

14 — Русиянең атказанган мәдәният, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Рәсүл Сәгыйтовка — 60 яшь.

15 — мәшһүр җырчы, Башкортстанның халык артисты Рамазан Янбәковның тууына  90 ел.

16 — җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры Венер Кашаевка — 50 яшь.

17 — Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.

18 — Кырымның Русия белән кушылуына 10 ел.

19 — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ринат Гыйззәтуллинга — 75 яшь.

20 — Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка — 60 яшь;

— техник фәннәр докторы Фәрит Гыйззәтуллинга — 75 яшь.

 21 — Бөтендөнья шигърият көне;

—Халыкара урманнар көне;

—Халыкара курчак театрлары көне;

—Нәүруз бәйрәме.

22 — Бөтендөнья су чыганаклары көне.

23 — БАССР төзелүгә 105 ел.

24 — Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйковага— 50 яшь.

25 — Русия мәдәният хезмәткәрләре көне;

—техник фәннәр докторы Ринат Сәйфуллинга — 50 яшь.

27 — Халыкара театр көне.

30 — спортчы, “Русиянең иң көчле кешесе” исемен йөртүче башкорт пәһлеваны Эльбрус Нигъмәтуллинга — 50 яшь;

—галимә һәм шагыйрә Рәмзәнә Әбүталиповага — 70 яшь.

31 — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Ф. Кәрим һәм М. Акмулла исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Имашевның туына 85 ел.

 

Үткән кышка, килгән язга

Бер шарт син,

Яз сөйгәннәр көтеп алган ай —

Март син.

Җил-буранга, кар суына

Юмарт син.

Язгы җилдә сагышларны

Тарат син.

Язны сөйгән безләрне дә

Ярат син —

Нурларыңны кызганмыйча

Тарат син.

Күңелләрне яктылыкка

Карат син,

Өмет ае, сөю ае бит —

Март син.

 

Ләйсән Якупова.

 

Сынамышлар

Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.

Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.

Март яңгырлы булса, җәй гөмбәле булыр.

Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.

Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.

Мартта томаннар еш төшсә — яңгырлы җәйгә.

Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә — яңгырлы җәй билгесе.

Фенолог язмалары

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.

21 март көнне тургайлар килсә, яз җитте дигән сүз.

22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.

23 мартта ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.

24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яисә кардан йөрсә – көннәр җылыта.

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылыкка.

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.

29 март нинди – апрель шундый.

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

Фото: "vsegda-pomnim.com"

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: