+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кызлар бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

Егетләр бүләк эзләп аптырамасын дип, бу сорауга җавапны алдан әзерләп куйганнар. Сораштыруда Уфа кызлары катнашкан.

Кызлар бәйрәмгә нинди бүләк көтә?
Кызлар бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

8 Март өчен иң тансык 3 бүләк - чәчәкләр, сәяхәтләр һәм акча. SuperJob югары түләүле эш эзләү сервисының ачык сораштыруында Уфа шәһәреннән хатын-кызлар катнашкан.

Димәк, беренче урында — чәчәкләр, Уфада яшәүче 10 хатын-кызның 3се чәчәк бәйләмнәре турында хыяллана. Икенче урында - сәяхәт (сораштыруда катнашучыларның 11 проценты). Һәр унберенчесе акчаны хатын-кызлар көнендә иң яхшы бүләк дип атаган. 7% кыйммәтле кашлы зәркән әйберләре турында хыяллана. 6% девайслар һәм гаджетлар турында. 8 Мартта хатын-кызларның 5 проценты гына игътибар билгеләренә мохтаҗ түгел.

Еш кына 8 Мартта хатын-кызлар бүләккә чәчәкләр ала (сораштыруда катнашучыларның 57%). Сораштыруда катнашучыларның 13 проценты гадәттә аларга конфетлар бүләк итәләр дип әйткән. Парфюмерия һәм косметиканы еш кына бүләк итеп 9% алалар. 8 Мартка хатын-кызларның 6 проценты гадәттә акча бирә.

Хатын-кызлар көнендә һәр җиденче гүзәл зат игътибар билгесез кала...

Ә сез бәйрәмдә нинди бүләк көтәсез?

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: