+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иң матур кызлар кайда?

Матбугат йортының алтынчы катында. "Кызыл таң"да! Һәрхәлдә, безнең егетләр шулай ди...

Иң матур кызлар кайда?
Иң матур кызлар кайда?
"Кызыл таң"да 24 гүзәл зат эшли. Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов әйтмешли, аларның һәрберсе өчкә тора. 72 димәк... Баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәевка ышансак, без иң чибәрләре һәм назлылары. (Кайчан тоеп өлгергән, наян?!) Җаваплы сәркәтип Илдар Фазлетдинов әйтмешли, без - иң шәпләре. (Йөгертеп тә карый инде!) Гомумән, "Кызыл таң" егетләре безгә үлеп гашыйк икән. Һәрхәлдә, без моны бүген ачык аңладык. Ә мәхәббәттән без тагын да чибәрләнәбез инде!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов үзе килеп, җырлар белән тәбрикләгәч, бәхетлебез дә әле.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә дә "Кызыл таң"ның чибәр һәм бәхетле кызларыннан кайнар котаулар булсын! Без бәйрәмне башладык, сез дә кушлыгыз!

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: