+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Сез - безнең горурлыгыбыз"

7 март көнне Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе республика хатын-кызларын 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Сез - безнең горурлыгыбыз"
"Сез - безнең горурлыгыбыз"
"Илебез Президенты үзенең Юлламасында билгеләп үткәнчә, күп балалы зур гаилә безнең өстенлек булырга тиеш. Балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, туучылар санына ярдәм итү өчен Гаилә елында яңа «Гаилә» гомумдәүләт проекты эшләтеп җибәреләчәк.

Узган ел гына безнең алты әниебез «Герой-ана» исеменә лаек булды. Ике гаилә «Ата-ана даны» ордены, 14 гаилә бу орденның медале белән бүләкләнде. Сез-безнең горурлыгыбыз!

Безнең ил хәзер бик катлаулы тарихи проблемаларга лаеклы җавап бирә. Сезнең сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз аркасында без «Башкортстан» дип аталган зур тату гаиләне ныгыттык. Сез балаларны Ватанны сакларга әзер патриотлар итеп үстерәсез. Моның өчен рәхмәт!

Без барыбыз да, әмма бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары, кызлары туганнарын җиңү белән, исән-сау көтәләр. Хатын-кызлар гына моның никадәр авыр икәнен аңлый ала", - диде Радий Хәбиров һәм СВОда катнашучы гүзәл затларга аеруча зур рәхмәт белдерде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: