+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Без сынатмаячакбыз, Гагарин!

Дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның тууына 90 ел.

Без сынатмаячакбыз, Гагарин!
Без сынатмаячакбыз, Гагарин!

9 мартта планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринга 90 яшь тулган булыр иде. Гагаринны беренче булып космоска очуы өчен генә түгел, ә ул очканнан соң фәндә бөтенләй яңа тикшеренү чоры башлануы, аның бөтен дөнья буенча миллионлаган кешене илһамландыруы өчен дә герой дип әйтеп була. Аның атаклы “Кузгалдык, алга!” (Поехали!) дигән өндәве кыюлык символына әверелде, ә “Гагарин” исеме дистәләрчә еллар дәвамында кешелекнең теленнән төшми. Әйдәгез, беренче космонавтның тормыш юлына сәяхәт ясыйк.

Герой гомеренең төп сәхифәләре

Ул 1934 елның 9 мартында Владимир өлкәсенең хәзерге Гагарин районына караган Клушино дигән авылда гади колхозчылар Анна Тимофеевна һәм Алексей Иванович Гагариннар гаиләсендә дөньяга килә (элек бу район Гжатск районы дип йөртелгән һәм Смоленск өлкәсенә караган, ә Юрий Гагарин җиһанга очканнан соң Гагарин районы дип үзгәртелгән).

1955 елда Юрий Гагарин В. П. Чкалов исемендәге очучылар әзерләүче хәрби авиация училищесына укырга керә, анда очучы-инженер белгечлеге ала. Ә 1960 елда космоска очу программасында катнашу өчен сайлана.

1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин авырлыгы 4725 килограмм булган “Восток” корабында Җир шарын 1 сәгать 48 минутта әйләнеп чыга. Кораб капсуласы Саратов өлкәсе Смеловка авылы янында җиргә төшә һәм шул көннән башлап Җир шарында яңа космик эра башлана, ә элекке Советлар Союзы — хәзерге Русиядә 12 апрель Космонавтика көне буларак билгеләнә башлый. Очыштан соң Юрий Алексеевич яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм космонавтика өлкә­сендә күп кенә тикшере­нүләр үткәрә.

Герой Җиргә исән-сау әйлә­неп кайткач, чын мәгъ­нәсендә “Җирдәге йол­дыз”га әйләнә: СССР Югары Советы Президиумы указы белән, аңа “Советлар Союзы Герое”, “СССРның очучы-космонавты” дигән мактаулы исемнәр бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Аны төрле шәһәрләргә, төрле илләрдән очрашуларга чакыралар, халык алдында чыгыш ясавын сорыйлар.

1968 елның 27 мартында 34 яшендә һәлак була. Новоселово авылы янында “МиГ-15” самолетында күнекмәләр вакытында ул иптәше, борт-инструктор Владимир Серегин белән бергә янып үлә.

Русия һәм дөнья геройның туган көнен ничек билгели?

Космонавтның туган ягында әлеге датага аеруча зур игътибар бирелә. Бәйрәм чаралары Смоленск һәм Гагаринда гына түгел, Смоленск өлкә­сенең башка муниципаль бе­рәмлек­ләрендә дә узачак. Мәсәлән, Гагарин шәһәрендә кунакларны шәһәргә кер­гән­дә каршы алучы стела яңартылган. М-1 трассасыннан Гагарин районы үзәгенә керү юлы ремонтланган, анда яңа тукталыш павильоннары урнаштырылачак.

Гагарин шәһәренең үзәк паркында кече архитектура формаларын алыштыру эше тәмамланган. Космонавт һәйкәленең нигезе ныгытылачак һәм гранит белән капланачак. Монумент янындагы территория төзеклән­дереләчәк.

Илдә Юрий Гагаринның 90 еллыгы уңаеннан мәгариф оешмалары һәм учреждениеләре махсус программалар һәм проектлар оештыра. Русия Фәннәр академиясе (РАН) беренче космонавт тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр һәм лекцияләр уздыра. Моннан тыш, академия мәктәп укучылары һәм студентлар өчен “Космос безнең уртак язмыш” темасына фәнни эшләр конкурсы оештыра.

Русиянең Мәгариф министрлыгы “Гагарин сыйныфы” федераль проектын дәвам итү турында белдерде. Чара физика, математика, астрономия һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләрдә махсуслаштырылган сыйныфлар булдыруны күздә тота. “Гагарин сыйныфы” вәкилләре космодромнарга, музейларга, фәнни үзәк­ләргә бару, олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашу, космонавтлар һәм галимнәр белән аралашу кебек уку һәм үсеш өчен мөһим өстәмә мөмкин­лекләрдән файдалана ала.

Агымдагы елда Мәскәүдә плане­таның беренче космонавты тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган яңартылган мемориаль музей ачу планлаштырыла. Учреждение Гагарин­ның Мәскәүдә 1960-68 елларда яшәгән йорты бинасында урнашачак.

Музей заманча мәдәни һәм мәга­риф үзәге булачак, анда килүчеләр Гагаринның космонавтика үсешенә керткән өлеше, аның шәхесе, мавыгулары, шулай ук гаиләсе, дуслары һәм хезмәттәшләре турында белә алачак. Анда интерактив экспонатлар, мультимедия инсталляцияләре, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык, шулай ук Гагаринның һәм аның якын­нарының шәхси архивыннан артефактлар булачак.

“Россия” форум-күргәзмәсендәге “Роскосмос” экспозициясе дә Гагарин һәм аның мирасы турында сөйли. Экспозициягә кергәч үк кунакларны “Гагарин капсуласы” фотозонасы каршы ала. Анда “Восток-1” космик корабының декорациясендә истәлекле фото ясарга мөмкин. Фото электрон почтага яки мобиль кушымтага җибәрелә. Чара 12 апрельгә кадәр Мәскәүнең ВДНХ комплексында узачак. Шулай булгач, күргәзмәне һәркем карый ала.

Дөнья күләмендә Гагарин­ның юбилеен билгелиләр. Беренче космонавт Вьетнам, Һиндстан, Австрия, Чехословакия, Венгрия, Италия, Франция, Болгария, Финляндия, Бразилия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Англиядә һәм башка илләрдә булган.

Иң популяр халыкара чараларның берсе – Юрий киче (Yuri’s Night – Юрьева ночь). Бу – Юрий Гагаринның кешелек тарихында беренче тапкыр җиһанга очкан көнен билгеләү өчен бөтен планета буенча төрле буын кешеләрен берләштерүче глобаль халыкара хәрәкәт. Чара беренче тапкыр 2001 елда узган, ә 2004 елда 34 илдә һәм локациядә (Лос-Анджелес, Стокгольм, Антарктика, Сан-Франциско, Тель-Авив, Токио, халыкара космик станция һ.б.) аңа багышланган 75 чара оештырылган.

Ләкин көнбатыш илләренең русофоб трендлары коткысы астында проектның исеме “Җиһан бәйрәме” дип үзгәртелә. Шулай булса да, бәйрәм уңаеннан Юрий Гагаринның исеме бөтен дөньяда, бигрәк тә космосны актив өйрәнгән Кытай, Һиндстан, Казахстан кебек илләрдә яңгырар, бу күркәм дата югары дәрәҗәдә билгеләнер дип ышанабыз.

Белоруссиядә Минск китапха­нәчесе Татьяна Анатольевна башлангычы белән елына дүрт тапкыр чыгарылучы “Метаморфозы” әдәби-сәнгать жур­налының март саны тулысынча Юрий Гагаринга һәм космик темага багышланачак.

Чираттагы күркәм чаралар­ның берсе – Беларусь Республикасы заманча сәнгате­нең милли үзәге һәм Ю. А. Гагаринның берләшкән мемориаль музей-тыюлыгы (Русия) тарафыннан оештырылган “Гагаринның йөз елмаюы” халыкара күргәзмә проекты. Ул 29 февральдән 21 апрельгә кадәр уза. Күргәзмәдә Белоруссия һәм чит ил авторлары катнаша ала. Анда Юрий Гагарин портреты яки аның елмаюы сурәтләнгән рәсем сәнгате, графика, скульптура, плакат, медиа-арт эшләре кабул ителә.

Күрүебезчә, Юрий Гагарин­ның батырлыгы кешеләр хәтереннән җуел­мый. Русиядә героебызның мирасы кадерләп саклана, ул башлаган эш лаеклы дәвам иттерелә!

Былтыр Русиянең космостагы төп казанышлары
* “Вызов” – космоста төшерелгән дөньядагы беренче фильм прокатка чыкты. Ул 2023 елда иң үтемле картиналарның берсе булды, кинотеатрларда 1 миллиард сумнан артык акча җыйды.
* Рекордлы очышлар сериясе. Русиянең космик ракеталары биш елдан артык авариясез оча. Очышлар саны хәзер 117гә җиткән, ә узган елда Русия космоска 19 уңышлы очыш оештырган.
* “Восточный” космодромы төзелеше дәвам итә. 2023 елда космодромның беренче чираты объектларын төзү тәмамлануга, икенче чират объектларын төзүгә юнәлтелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылды. Төп көчләр “Ангара” ракета-йөртүчесенең очыш сынауларын башлауга юнәлтелгән.
* Ай программасын яңарту. Узган елның августында “Восточный” космодромыннан – ярты гасыр эчендә беренче тапкыр айны өйрәнү өчен үзебезнең “Луна-25” космик аппараты җибәрелде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: