+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кырым бәйрәм итә

Аның Русиягә яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты.Моннан 10 ел элек, 2014 елның 16 мартында, Кырымның Русиягә кушылу мәсьәләсен хәл иткән референдум үтте. Ул чагында Кырым һәм Герой-шәһәр Севастополь халкы Русия Федерациясе субъектлары рәвешендә кушылу өчен тавыш бирде.

Кырым бәйрәм итә
Кырым бәйрәм итә
Яңадан берләшү өчен Кырымның 96,77 процент халкы (яки 1 миллион 233 мең 2 кеше) һәм Севастопольнең 95,6 процент халкы (262 мең 41 кеше) тавыш бирде. 2014 елның 17 мартында республика Югары Советы Кырымны бәйсез суверен дәүләт дип игълан иткән карар кабул итте, ә инде икенче көнне Русия картасында ике яңа төбәк барлыкка килде. Кырымның үзендә бу бәйрәмне, шулай ук, нацизмнан азат ителү көне дип атыйлар.

18 мартта исә Кырымның Русия составына керүе Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында кул куелган халыкара килешү нигезендә теркәлде. Кырым Республикасында бу көн дәүләт бәйрәме булып тора. Кырымның Русия составына кайтуы – тоташ илебез, аның һәр гражданы өчен гомум бәйрәм.

Әгәр тарихка күз салсак, Кырымның Русия дәүләте составына керү тарихы XVIII гасырда башлана. Русия үзенең көньяк (Кара диңгез буе) чикләре өчен Госман империясе белән көрәш алып бара. Ул вакытта Кырым ханлыгы Госман империясенең вассалы булган.

Кара диңгез төбәгендә дәүләтләр мәнфәгатьләренең бәрелеше урыс-төрек сугышларына китерә, нәтиҗәдә, Кырым, Тамань һәм Кубань Русия империясе составына керә. Кырымның Русия империясенә кушылуы императрица Екатерина II үткәргән максатлы тышкы сәяси линия нәтиҗәсе була.

Госман империясенең форпосты буларак, Кырым ханлыгы бу позицияне Русия империясенең Кара диңгездәге куәте һәм мәнфәгатьләре нык үскән вакытта саклап кала алмый. 1735-39 һәм 1768-74 еллардагы урыс-төрек сугышлары Кырым ханлыгының, Госман империясенең вассалы булудан туктап, бәйсез дәүләт статусын алуына китерә, ә Русия империясе Керчь, Еникале крепостен ала, Керчь бугазын контрольдә тота һәм Азовтан Кара диңгезгә чыгу мөмкинлеген ала.

1770-80 елларда хәрби-сәяси дәрәҗәдә дә, хуҗалык-административ дәрәҗәләрендә дә гамәлгә ашырылган Төньяк Кара диңгез буенда Русиянең позицияләрен планлы рәвештә ныгыту дәвам итә. 1783 елда бу төбәктә Госман империясенең позицияләре көчсезләнә, шул елның 8 апрелендә императрица Екатерина II “Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм бөтен Кубань ягының Русия державасына кушылуы турында” Югары манифестына кул куя.

Госман империясе Кырымның Русиягә кушылуын таный, 1783 елның декабрендә “Ике дәүләтнең дә чикләре һәм сәүдә турында акт”ка кул куела.

Кырым ярымутравының, Тамань һәм Кубаньның кушылуы Русия империясенең көньяк чикләре иминлеге мәсьәләсен хәл итә, аңа диңгез сәүдәсен алып бару өчен Кара диңгезгә каршылыксыз чыгу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, ярымутрауда һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә урындагы халык арасында эчке сәяси низагларны туктатырга мөмкинлек бирә.

Ярымутрауда 1918 елның мартында совет власте урнашу белән Кырым территориясендә Таврида Совет Социалистик Республикасы оеша, аннары – РСФСР составындагы Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы. Бөек Ватан сугышы вакытында ярымутрауда фашист илбасарлары белән каты сугышлар алып барыла.
 
Севастополь белән Керчька “Герой-шәһәр” исеме бирелә. Феодосия – Хәрби дан шәһәре. 1945 елда Кырым АССРы урынына СССР Югары Советы Президиумы указы белән РСФСР составында Кырым өлкәсе төзелә, ә 1954 елда КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущев Кырымны Украина ССРы составына тапшыра. Кырым совет власте вакытында Бөтенсоюз шифаханәсенә әверелә. 1998 елның декабрендә Кырым Республикасы Украина составына керә.

2019 елдан башлап 19 апрельдә тагын бер яңа истәлекле дата – Кырым, Тамань һәм Кубаньны Русия империясе составына кабул итү көне (1783 ел) билгеләп үтелә. Истәлекле датаны билгеләү Кырым ярымутравының Русия дәүләтенә керүенең тарихи дәвамлылыгын ассызыклый. Кырымда 18 мартта билгеләп үтелә торган бәйрәм (Кырымның Русия белән кушылу көне) белән бергә, бу дата Русиянең территориаль бөтенлеге принципларының какшамас булуына, шулай ук тарихны һәм тарихи хәтерне хөрмәт итүгә, 2014 елның мартындагы вакыйгаларның нигезле булуына юнәлтелгән.

Кырым һәм Севастопольнең Русиягә яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Берләшкәннән соң үткән 10 елда Кырым да, Русия дә шактый көчәйде.
 
Илебез Президенты Владимир Путинның тирән акыллылыгы һәм тәвәккәллеге, шул мәлдә аны хуплап чыккан күпмилләтле халкыбызның зур теләге нәтиҗәсендә Кырым белән берләшү мөмкинлеге туды. Президент кабул иткән оператив карарлар Дәүләт думасы тарафыннан хупланды, кырымлыларны якларга һәм аларга референдум үткәрү өчен шартлар булдырырга мөмкинлек бирде.

Башкортстан Кырымга барлык юнәлешләр буенча да даими ярдәм күрсәтә. Безнең республика Белогорск районына бик күп ярдәм итә. Ике республика арасында барлык өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: