+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Апрель

Бу ай ниләр вәгъдә итә?

Апрель
Апрель

 

Апрель бит ул –
Җирдә шыткан үлән,
Күктә очкан кошлар.
Апрель бит ул –
Якынлашкан җәйләр,
Артта калган кышлар.
Апрель бит ул –
Карсыз калган урам,
Шат елмайган кырлар.
Апрель бит ул –
Күңелләрдә буран,
Җанда туган җырлар...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара кошлар көне;
– Халыкара көлке көне.
2 – Халыкара балалар китабы көне;
– Башкортстанның элекке эчке эшләр министры Равил Фәйрузовның тууына 75 ел;
– журналист, шагыйрь, тәрҗемәче Вил Гомәровның тууына 75 ел.
3 – Башкортстанның халык артисты Сәгыйдулла Байегетовка – 50 яшь.
– Кадер киче;
– СССРның халык рәссамы Борис Домашниковның тууына 100 ел.
7 – Геологлар көне;
– күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамазан Өмет­баевның тууына 100 ел;
– күренекле баянчы һәм педагог Рәҗәп Шәйхетдиновка – 75 яшь.
8 – Хәрби комиссариат хезмәт­кәрләре көне;
– күренекле галим Марат Илһамовка – 90 яшь.
10 – Ураза гаете.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
13 – Башкортстанның халык, Та­тарстанның һәм Русиянең атказанган артисты, С. Юлаев исемендәге дәү­ләт премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйровага – 70 яшь.
14 – актер, җырчы һәм курайчы, Башкортстанның атказанган артисты Илсур Баемовка – 50 яшь.
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
19 – Башкортстан халыкларының милли киеме көне;
– Русия полиграфиясе көне.
22 – Халыкара Җир көне;
– партия һәм совет органнары ветераны, язучы һәм журналист Рамазан Котышевның тууына 100 ел.
23 – Халыкара китап һәм авторлык хокукларын яклау көне;
– Башкортстанның Милли музее оештырылуга 160 ел.
25 – язучы Галим Хисамовка – 75 яшь;
– профессор Рәшит Әлмөхәм­мәтовның тууына 90 ел.
29 – Халыкара бию көне.

Сынамышлар

* Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. 
* Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә. 
* Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар. 
* Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр. 
* Апрельдә көндез – кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәйгә юрыйлар. 
* Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, ашлык уңар. Соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
* Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
* Апрельдә карлыгачлар килмәү – салкын язга.

Фенолог язмалары

1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр башлана дигән сүз. 
2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн салкын булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә. 
3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы “ау”ны көтмәсен. 
4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңар. Ала каргалар коенса, җылыта. 
5 апрельдә аяз төн – иртәнге суыклар билгесе.
6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.
7 апрельдә көн җилле, бәс яисә томан булса, уңышлы ел килә. 
8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт. 
9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр.
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар. 
11 апрельдә кояш болытка баеса, кара каргалар төркемләп очса – яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр. 
12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр. 
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер. 
14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр. 
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр. 
16 апрельдә зирек агачының “алка”лары күп булса – солы, күркәләре күп икән – арпа уңар. 17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр.
18 апрельдә көндез – җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз.
19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар. 
20 апрельдә яңгыр яуса – балан, суык һәм кояш булса, ашлык, карабодай уңар. 
21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас. 
22 апрельдә һава торышы “утырып” беткән икән, коры җәй көтегез. 
23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңар.
24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала. 
25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.
26 апрельдә аяз булса, атна-ун көн яңгыр көтмә.
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас. 
28 апрельдә җил көньяктан иссә – яңгырга. 
29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр. 
30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: