+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүләкне өч африканлы күтәреп менгәч...

Иркә сәхнәдә югалып калган.

Бүләкне өч африканлы күтәреп менгәч...
Бүләкне өч африканлы күтәреп менгәч...

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Иркәнең туган көне дип язып, аны ихлас котлаган идек инде. Ул бу бәйрәмне Казанда концерт куеп, тамашачылары белән үткәргән.

«Миңа бүген 40. Вакыт. Нигә шулай тиз ага? Әле кичә генә син яңа чык төшкән үлән өстеннән яланаяк күбәләк куып йөри идең. Ә бүген, артыңа борылып карагач, ярты гомерең узып киткәнен сизми дә калдың.

Вакыт. Күп юллар тапталган, күп җырлар җырланган. Күпме күз яшьләре, күпме дога, күпме көенеч һәм күпме сөенеч.

Айгөл, синең барыр юлың озын әле. Син көчле! Алда сине бәхет көтә», – дип язган ул социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.

Аңа бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәттә булган ире Артур искиткеч матур сюрприз ясаган. Ул аңа зур кәрзин белән чәчәкләр җибәргән. Аны машинадан 3 егет күтәреп төшергәннәр. Сәхнәгә дә берничә кеше генә күтәреп алып чыга алган, ә бүләк итү Африкадан килгән егетләргә тапшырылган.

«Африкаданмы әллә бу?» – дип шаярткан башта җырчы. Аннан, чәчәкләр эчендәге открытканы укып, сүзсез кала. Тамашачыга сюрпризның ире Артурдан икәнлеген әйтә.

Артист чәчәкле кәрзинне зур багажниклы машинада алып кайткан.

Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: