+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель , 08:09

Берсен фашист аскан, берсе Җиргә күктән баккан

Бөек Ватан сугышына кадәр төшерелгән бу фотода Юрий Гагарин да бар.

Берсен фашист аскан, берсе Җиргә күктән баккан
Берсен фашист аскан, берсе Җиргә күктән баккан

Сугыш башланыр алдыннан төшерелгән фотода - гади генә гаилә. Немец-фашист илбасарлары басып кергәч, алар оккупациядә кала. Фотодагы иң кечесен, Боря исемле малайны немецлар үз шарфына асып куялар, әмма әнисе аны соңгы минутта коткарып кала ала. Сугыштан соң ул эшче һөнәре алып, радиолампа заводында эшләячәк.

Аның ике өлкәнрәк туганнарын немецлар Германиягә куып алып китә, ләкин алар юлда барганда кача ала һәм Кызыл Армия частьларына кушыла. Валентин балта остасы булачак, ә Зоя шәфкать туташлары курсларын тәмамлаячак, үскәч, Гжатск шәһәренең балалар дәваханәсендә эшләячәк һәм күп кенә балаларга авыруны җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә утыргычтагы егетнең 1961 елның 12 апрелендә иртән: "Поехали!" дип әйтүе була, ул шул мизгелдә бөтен дөньяга билгелелек ала. Мәңгегә.

Әлеге фотода Клушино авылы. 1938 ел. Валентин, Борис, Зоя һәм Юрий Гагариннар.

Тагын бер тарих. Гагарин косомоска очкач, Пасха бәйрәмендә ул вакыттагы ил җитәкчесе Никита Хрущев патриархка "Гагарин күктә булган, Аллаһны күрмәгән", - дияргә кушкан ди. Рухани халыкка нәкъ шулай дип сүз башлаган, әмма аны үзенчә тәмамлаган: "Гагарин күктә булган, Аллаһны күрмәгән... Ә Аллаһ аны күргән", - дигән имеш...

Фото: РИА "Новости"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: