+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель , 08:15

Без – беренче!

Йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне элек-электән үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Бу әкияти геройларны сурәтләгәндә дә чагыла: оча торган палас, Убырлы карчыкның “очу аппараты” ролен үтәүче кисмәге, канатлы кораб...

Без – беренче!
Без – беренче!

Ләкин бу әкияттә генә шулай. Ә табигатьтә тылсымлы көч юк. Ләкин башка көч бар – тартылу көче. Шуңа күрә кеше җирдән күтәрелеп очып китә алмый. Тик шулай да кешеләр җирдән аерылып китү җаен тапкан. Алар, зур шарга кәрзин беркетеп, шар эчен җылы төтен белән тутырган. Мондый һава шарын бертуган Монгольфьелар төзи. 1783 елда кеше беренче тапкыр күккә күтәрелә. Җил комачауласа да, заманына күрә бу зур алга китеш булган.

Кешеләр алдына яңа проблема куелган: җилгә каршы оча алырлык җайланма уйлап табу. Бу җайланма – дирижабль. Ләкин аның да кимчелеге булган: ул бик зур һәм тизлеге кечкенә.

Алдагы адым – самолет ясау. Беренче самолетлар авырлык белән күтәрелеп киткән, очу биеклеге һәм ераклыгы аз булган. Еллар үткән, самолетлар камилләшкән. Ә самолетта Айга яисә башка планеталарга очу мөмкинме соң? Галимнәр алдына яңа бурыч куелган: ничек галәмгә очарлык аппарат ясарга? Һәм башта бәйрәм фейерверкларында гына кулланылган ракета моделе буенча реактив двигатель төзү идеясе барлыкка килгән.

Бу ракета бик зур, берничә баскычтан тора. Һәр баскычта үзенең ягулык запасы һәм үз двигателе бар. Андый ракета төзү идеясе белән Константин Циалковский чыга. Ул аны “ракета поезды” дип атый. Беренче күпбаскычлы ракета исә академик Сергей Королёв җитәкчелегендә төзелә. Ул 1957 елның 4 октябрендә Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгара.

Космоска беренче булып “Лайка” кушаматлы эт оча. Ул кире җиргә кайта алмый, чөнки иярченнең кире кайтуы планлаштырылмаган була.

1960 елның августында “Белка” һәм “Стрелка”ның тәүлеклек очышы да әһәмияткә ия. Этләр, очышны уңышлы башкарып, Җиргә әйләнеп кайта. Хәзер инде космосны яулау фикере тагы да ныклыракка, күп фактларга таянган, ышанычлыга әверелә. Шуңа күрә экспериментлар да арттырыла, физиологик процессларны өйрәнү киңәйтелә.

1961 елның 12 апрелендә “Байконур” космодромыннан бортына дөньяда беренче кеше утырткан “Восток” корабы – беренче җиһан корабы һавага күтәрелде һәм Җир тирәли оча башлады. Бу беренче кеше Юрий Гагарин иде.

Барлык радиостанцияләр: “Корабльнең авырлыгы – 4725 килограмм, апогейда орбитаның биеклеге – 327 чакрым, Җир тирәли әйләнү вакыты – 89,1 минут. Космонавт үзен яхшы хис итә. Бик яхшы! Төшү башланды...” дип хәбәр бирде, гаҗәеп очыш 108 минут дәвам итте! Ә бу минутлар нинди иде бит әле! Һәр минуты өчен гасырлар дәвамында дәвам иткән көрәш, хезмәт, эзләнүләр.

Башкортстандагы барлык матбугат чаралары кебек үк, Дүртөйле районының “Хезмәт байрагы” (хәзер “Юлдаш”) гәзитенең 19 апрель саны тулысынча диярлек Юрий Гагаринга багышланган. Гәзит “Ватандашыбыз, беренче космонавт Юрий Гагарин космик очыштан исән-сау әйләнеп кайтты” дигән баш астында чыга. Беренче биттә КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы һәм Советлар Союзы хөкүмәтенең Советлар Союзы коммунистлар партиясенә һәм халкына, барлык илләрнең халыкларына һәм Хөкүмәтләренә, бөтен прогрессив кешелек дөньясына мөрәҗәгате басыла. Анда шундый юллар бар:

“Бөек вакыйга булды. Тарихта беренче тапкыр кеше космоска очыш ясады.

1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта космик корабль-юлдаш “Восток”, бортында кеше булган хәлдә, космоска күтәрелде һәм, Җир шары тирәсендә очыш ясап, Туган илебезнең – Советлар иленең изге җиренә исән-сау әйләнеп кайтты.

Космоска үтеп кергән беренче кеше – совет кешесе, Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины!

...Космик корабльне төзегән совет галимнәренә, инженерларына һәм техникларына хөрмәт һәм дан!

Беренче космонавт иптәш Юрий Алексеевич Гагаринга – космосны үзләштерү пионерына хөрмәт һәм дан!”

Шулай ук дөньяда беренче тапкыр “Восток” корабль-юлдашында кешене уңышлы рәвештә космоска очыруда катнашкан барлык галимнәргә, инженерларга, техникларга, эшчеләргә, барлык коллективларга һәм оешмаларга, беренче совет космонавты Юрий Гагаринга мөрәҗәгать урнаштырылган.

Гәзиттә, шулай ук, Мәскәүдә беренче космонавтны каршы алу турында мәкалә һәм аның чыгышы, Юрий Гагаринга “Советлар Союзы Герое” исеме бирү, “СССРның очучы-космонавты” дигән исем булдыру, майор Юрий Гагаринга шушы мактаулы исемне бирү турында СССР Югары Советы Президиумы указлары басылган.

Җирдәге меңләгән галимнең тырыш хезмәте. Кешеләрнең келәм-самолет хакындагы хыяллары, Леонардо да Винчиның хезмәтләре, Ньютон белән Эйнштейнның законнары, бертуган Монгольфьеларның шары һәм Можайский самолеты, Циалковский хезмәтләре, бөтен илебезнең гаҗәеп ракеталар һәм искиткеч кораблар төзүдәге тырышлыгы – һәм менә табигать серләрен ачуда яңа этап!

Юрий Алексеевич 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы гаиләсендә туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин фашист илбасарлары башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. Анда Юрий урта мәктәптә укуын дәвам итә. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесын һәм бер үк вакытта эшче-яшьләр мәктәбен тәмамлый. Саратов индустриаль техникумында укыганнан соң, шундагы аэроклубта шөгыльләнә, Ырынбур авиация училищесында белем ала. 1957 елдан авиациядә очучы булып хезмәт итә. 1959 елда Галәмгә очарга әзерләнә.

Очыш алдыннан двигательләрне эшләтергә команда булгач, Юрий Гагарин, шатланып: “Ярый, кузгалдык!” – дип кычкырды. Ул, мөгаен, катлаулы һәм озак әзерлек эшләренең тәмамлануына бик канәгать булгандыр. Бик авыр була бу эш. Центрифугада, гидростендларда, җылылык камераларында, барокамераларда, сурдокамераларда һәм тагын әллә нәрсәләрдә ясалган сынаулар!.. Болар арасында 50 тапкыр парашюттан сикерү. Ул әлеге сынауларның барысын да бик теләп башкара. Читтән Җирнең нинди булуын дөньяда беренче булып күргәч, ул тырышлыкларының бушка китмәвен аңлый. Юрий Гагаринның үзенең әйтүенчә, боларның берсен дә сүз белән генә аңлатып булмый. Иң беренче тәэсир “Нинди матур!” дигән сүзләрдә чагылды.

Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел, ул авырлык югалу халәтен кичерә алмас, төпсез космик киңлекне күреп, кешенең психикасы түзә алмас, дип фараз кылганнар. Ләкин бу карашларны Юрий Гагаринның 1961 елдагы очышы кире кага, ул гына да түгел, Герман Титовның “Восток-3” корабында очышы, Леоновның “Восход-Алексей” корабында ачык космоска чыгуы кешенең галәмдә исән калу мөмкинлеген генә түгел, аның уңышлы эшләвен һәм яши алуын да исбат итте.

Барыбер хайваннар белән тәҗрибәләр үткәрү дәвам итә. “Ветерок” һәм “Уголек” кушаматлы этләр космоста тору буенча рекорд куя – 22 тәүлек галәмдә булалар. Бары тик шушында гына организмның төрле системаларының функцияләрендә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Су һәм тозлар алмашында, мускул, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлекләрендә, канның биохимик составында читкә тайпылу күренә, ләкин алар бераз вакыттан Җирдә яңадан үз хәленә кайталар. Бу күзәтүләр буенча космоста тере организмның тору вакытын озынайту өчен органнар эшчәнлегенең физиологиясен өйрәнүне дәвам итәргә һәм тагын да тирәнәйтергә, дигән нәтиҗә ясала.

Юрий Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең чикләнмәгән мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды. Урта һәм өлкән буын Юрий Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен ул – үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа дәвер итеп кабул иткән иде. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була – СССР Американы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан! Гагариннан соң да космоска һәр очыш совет илендә зур казаныш буларак кабул ителде.

Юрий Гагарин бөтен дөньяны йөреп чыкты, аның җирдән беренче булып космоста булуын әйтеп тә торасы юк. Ә менә Уфада, кызганычка каршы, булмады. Әмма легендар космонавтны безнең шәһәр белән бик күп нәрсә бәйли. Мәсәлән, Уфада Юрий Гагаринны реактив самолетта очарга өйрәткән педагог яшәгән. Николай Пенкин Ырынбурда Чкаловский училищесында булачак беренче космонавтны укыткан.

Башкортстан башкаласында 1961 елда яңа кинотеатр ачтылар, аны беренче космонавт хөрмәтенә атадылар.

Уфада ике урам Гагарин исемен йөртә. Берсе – Сипайловода, икенчесе Орджоникидзе районының Яңа Черкасса бистәсендә. 1983 елда Сипайлово бистәсендә Башкортстанның атказанган төзүчесе Владимир Унжаков һәм РСФСРның атказанган архитекторы Фәрит Рехмуков тәкъдиме белән яңа урамнарга Гагарин һәм Королев исемнәре бирелде.

2011 елда УДАТУ корпусы алдында Юрий Гагарин бюсты ачылды. 2013 елның сентябрендә Сипайловоның Гагарин урамындагы 14/1 йорт диварында беренче космонавт Юрий Гагарин портреты барлыкка килде. Яшь Уфа рәссамнары Олег Кайбышев һәм Артур Лукьянов тасвирлаган рәсем биш катлы йортның бөтен ян-ягында ясалган, аның зурлыгы – 7гә 9 метр.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: