+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 апрель , 09:45

Тарихи мирас сагында

Башкортстан иҗтимагый берләшмәләренең Үзәк архивына – 95 ел. Русия Федерациясенең иң эре архив учреждениеләренең берсе – Башкортстан Республикасы Иҗтимагый берләшмәләренең Үзәк архивына 95 ел тула. Ведомство Башкортстан халыкларының сәяси, социаль-икътисади, тарихи һәм мәдәни тормышы документларының иң зур саклагычы булып тора.

Тарихи мирас сагында
Тарихи мирас сагында
Башкортстан архивлары бай үсеш тарихына ия. Русия Баш архив идарәсенең Уфа губерна бүлеге (Главархив) 1919 елның 11 августында оеша. Шул ук вакытта диярлек, 1920 елның 18 мартында Башкорт совет республикасының Хәрби-революцион комитеты Президиумы карары белән Мәгариф Халык комиссариаты каршында Башкортстан архивы гамәлгә куела. Берникадәр вакыттан соң ВЦИК Президиумының 1922 елның 5 июнендәге карары белән БашЦИК каршындагы республиканың бердәм Үзәк архивы төзелә.

Иҗтимагый берләшмәләрнең Үзәк архивы барлыкка килү һәм үсеш тарихы большевиклар-коммунистлар партиясенең республика органнары һәм оешмалары РКП (б), ВКП(б), КПСС эшчәнлеге белән бәйле. Партия архивы 1920 елның 25 сентябрендә Октябрь революциясе тарихы һәм Русия коммунистик партиясе тарихы буенча материаллар җыю өчен РСФСР Халык комиссарлары советы карары белән төзелгән Истпарт комиссиясе тарафыннан җыелган документлар базасында барлыкка килгән. Истпартның Башкортстан комиссиясе 1921 елның 19 апрелендә оеша. 1922 елда Башкортстанның күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе Шаһит Ходайбирдин партиянең барлык әгъзаларына партия һәм революция тарихы буенча материаллар җыю турында мөрәҗәгать итә. 1929 елның 26 мартында ВКП (б) Үзәк Комитеты партия архивларын төзү кирәклеге турында карар кабул итә.

Әлеге карарны үтәү йөзеннән, 1929 елның 16 апрелендә ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты секретариаты Башкортстан АССРы партия органнары һәм оешмалары архивын төзү турындагы карарны раслый. Бу – секретариат карары һәм архив эшчәнлегенең башлангыч ноктасы була. ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитетының партия архивы эшләгән елларда фондларны партия һәм комсомол оешмаларының яңа документлары, революциядә, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучыларның истәлекләре һәм биографияләре белән тулыландыру дәвам итә.

Төп үзгәрешләр 1991 елда була. Русия Федерациясе Президентының 1991 елның 24 августындагы “Партия архивлары турында” Указы һәм 1991 елның 22 ноябрендәге БССР Министрлар Советы карары нигезендә Башкортстан Республикасы Иҗтимагый берләшмәләренең Үзәк дәүләт архивы төзелә. 2011 елда архив Башкортстан иҗтимагый берләшмәләренең Үзәк архивы итеп үзгәртелде.
2015 елда Башкортстанның Милли архивы оештырыла, ул үз составында элекке тарихи һәм партия архивларын берләштерә. 2018 елда Башкортстан Китап палатасы басма продукциянең мәҗбүри нөсхәсе бүлеге сыйфатында Милли архивка кушыла.

Хәзерге вакытта Башкортстанның Милли архивы – Идел буе һәм Урал төбәкләренең иң зур архивларыннан берсе. Милли архивның революциягә кадәрге документлары Уфа наместниклыгының 1749-1796 еллардагы административ, суд, хәрби, хуҗалык һәм башка учреждениеләре фондлары, Ырынбур губернасының 1865 елгы һәм Уфа губернасы фондларында 1922 елга кадәр документлар тупланган. Совет чоры документлары дәүләт власте һәм идарә органнары, прокуратура, дәүләт контроле, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр, халык мәгарифе, мәдәният, фән, сәламәтлек саклау, хезмәт, социаль тәэминат һәм иҗтимагый берләшмәләр фондлары тарафыннан тәкъдим ителгән.

Хәзерге вакытта Милли архив интенсив үсә һәм яңа документлар белән комплектлана. Соңгы берничә елда республика җитәкчелеге ярдәмендә архив сагы мәйданнары шактый киңәйгән, өч бинада капиталь ремонт ясалган, Гоголь урамы, 59 адресы буенча архив бинасын үзләштерү гамәлгә ашырыла. Шул рәвешле документларны саклауның норматив режимы тәэмин ителә, хезмәткәрләрнең эше, халыкка, оешмаларга һәм учреждениеләргә хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Моннан тыш, заманча сканер җиһазлары, яңа компьютерлар сатып алынган, бу архив хезмәтенең нәтиҗәлелеген күпкә күтәрергә, мәгълүмати технологияләр кулланып архив документларына керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: