+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сез ябыштырган төеннәр нык булсын!

Русиянең барлык эретеп ябыштыручылары май аеның соңгы җомгасында үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бу дата рәсми рәвештә расланмаган, әмма шактый озын тарихка ия. Аны XX гасырның 90нчы еллары башыннан бәйрәм итәләр.

Сез ябыштырган төеннәр нык булсын!Сез ябыштырган төеннәр нык булсын!
Сез ябыштырган төеннәр нык булсын!

Бүгенге көндә нәкъ эшче һөнәрләргә ия булучылар илебез икътисады нигезен билгели. Механик, слесарь, газ һәм электр ярдәмендә эретеп ябыштыручы, төзүче кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур булса да, яшьләр бу юнәлеш буенча укырга ашкынып тормый. Аларны күпчелектә тузанлы-пычрак эш, җиңел булмаган шартлар һәм җаваплылык та куркытадыр. Шуңа күрә республикада эшче һөнәрләргә кызыксыну уяту өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Бу — югары хезмәт хакында да, социаль ташламаларда да, башка төр дәртләндерү чараларында да чагылыш таба.
“Корал эшли, ир мактана”, дисәләр дә, эретеп ябыштыручының мактанырлыгы да бар шул. Ул космонавтныкы кебек эш киемнәрен киеп, кулына хирургларча хезмәт коралын тотып ут чыгара башласа, йөрәкләр “жу” итә. “Армиядә хезмәт иткәндә шундый һөнәр иясе кирәк булды, – дип сөйләгән иде Туймазы районы егете. – Анда безнең хәрби часть урнашкан урында казармага тимер койма тоталар, капкалар куялар иде. Йөзләгән кеше арасында бер эретеп ябыштыручы гына табылды, ул да булса – мин. И, тәмен белеп, ашыкмыйча гына, рәхәтләнеп эшләдем инде! “Дед”лар мин күрсәткән багананың башын тотып тора, алга китереп сала, алып китә иделәр. “Биеттем” генә аларны! Шулай, хезмәт еллары сизелми дә узып китте.”
Чыннан да, кайда да тамак туйдыра торган хезмәт ул – эретеп ябыштыручы һөнәре. Бәхеткә, аны үзләштерү өчен уку йортлары бихисап. Уфада гына алар 24! Кирәген сайлап укырга, хезмәт уңышларына ирешергә генә кала.
Сез ябыштырган төеннәр ныклы, хезмәтегез игелекле булсын, хөрмәтле эретеп ябыштыручылар!

Резида ВӘЛИТОВА.

Алтын бәрабәренә
Эретеп ябыштыручы –
Сварщик, диләр үзләрен,
Һөнәри бәйрәмнәрендә
Күтәрик кәефләрен.

Авыр хезмәт, шуңа күрә
Эшли ир-атлар гына,
Ихтыяҗ зур бу һөнәргә
Хезмәт базарларында.

Могҗизага тиң бизәкләр
Ясый алар тимердән.
Зур чыдамлылык сорый
Эшче ир-егетләрдән.

Тере кебек булып тора
Алар ясаган чәчәк.
Шундый төгәл ясау өчен
Игътибарлылык кирәк.

Капкаларга бизәк куна
Төрле-төрле чәчәктән,
Үзгәреп тә карамый ул,
Ясалса да бик күптән.

Эретеп ябыштыручы –
Кирәкле һөнәр бит ул.
Алтын бәрабәренә тиң,
Дефицит һөнәр бит ул.

Фәймә Зәйнуллина.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас