+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Июнь ниләр вәгъдә итә?

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар белән танышыгыз. Сынамышларны белегез!

Июнь ниләр вәгъдә итә?Июнь ниләр вәгъдә итә?
Июнь ниләр вәгъдә итә?

Моңсулыкның синдә төсе дә юк,
Җәйне башлап җибәрүче июнь!
Кояш нурларында — елмаюың,
Шау чәчәкле болын — синең куен.
Сайрар кошлар — синең җырчыларың,
Тәүге яшеллектән синең сыең.
Җырла, нурла, сыйла, елмайт әле,
Әйдә, июнь, күңелләргә сыен!

Ләйсән Якупова.

Фенолог язмалары

1, 2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер.
3 июньдә яңгыр яуса, “елак” көзгә.
4 июньдә көчле томан яисә чык төшсә, уңышлы ел килә.
5 июньдә кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң кыяр утыртмыйлар.
6 июньнән чын җәй башлана. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
7 июньдә юкә чәчәк ата. Үр­дәк­ләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.
8 июньдә балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.
9 июньдә урман җилсез шауласа
– яңгырга. Төнге чык озак кипмәсә – яшенгә.
10 июньдә көн тыныч, җилсез булса – мул уңыш көт.
11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр.
12 июньдә мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгә яңгыр явар.
13 июньдә яңгыр яуса, кыш суык килер.
14 июньдә иртән салават күпере чыкса, тагын яңгыр явар. Иртән кояш агарып чыкса да – яңгырга.
15 июньдә һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.
16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтә.
17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла.
18 июньдә үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июньдә эссе булса, арыш уңар.
21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
23 июньдә салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмас.
24 июньдә томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
25 июньдә черкиләр багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
26 июньдә бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июньдә бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
28 июньдә иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
29 июньдә яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, иртәгә яңгыр яумас, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итәр.
30 июньдә көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы булачак.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар 

1 — Халыкара балаларны яклау көне.
2 — медицина фәннәре докторы, профессор Нәзирә Шәрәфетдиновага — 75 яшь.
5 — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Хәмит Шәмсетдиновның тууына 75 ел.
8 — Социаль хезмәткәрләр көне.
9 — күренекле педагог Фәрдүнә Касыймовага — 90 яшь.
12 — Русия көне.
14 — Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне.
16 — Корбан гаете;
— Медицина хезмәткәрләре көне;
— Салават Юлаевның тууына 270 ел;
— данлыклы татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел.
17 — Башкортстан Дәүләт гербы авторы, рәссам Фазлетдин Ислаховның тууына 80 ел.
19 — Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаровка — 50 яшь.
20 — нәшрият ветераны, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Галимовага — 75 яшь.
22 — Хәтер көне.
28 — Башкортстанның халык язучысы Ринат Камалга — 70 яшь.
29 — Яшьләр көне.

Сынамышлар

* Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава торышы булачак.
* Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак.
* Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак.
* Июнь аенда яңгырдан соң салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак җылы булачак.
* Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак.
* Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй бик коры булачак, ә агачта корса, яңгырлы булыр.
* Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак.
* Июньдә томан еш булса, гөмбә күп булачак.
* Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас