Балаларны яклау көне дөнья күләмендә 1950 елдан билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессының махсус сессиясендә кабул ителә.
Халыкара балаларны яклау көне — сабыйлар өчен күңелле бәйрәм оештыру гына түгел, ә җәмгыятькә балаларның хокукларын яклау турында да искәртү. Төгәлрәк әйткәндә, өлкәннәргә балаларның исән-имин үсү, белем алу, дин тоту, мөстәкыйль фикерләү, ял итү хокукларына ия булуын, аларны физик һәм психологик көч кулланудан, кыерсытылудан саклауны искә төшерүче көн. Җир йөзендәге һәр сабый яклауга һәм курчалауга мохтаҗ. Кызганычка каршы, бүген дә дөньядагы сәяси хәлләр һәм хәрби бәрелешләр аркасында балаларның гомерләре өзелә. Ә бит ул балаларның да яшәүгә һәм сәламәт үсешкә хокукы бар.
Узган ел республикада 35,5 мең сабый дөньяга килгән, аларның өчтән береннән күбрәге — гаиләдә беренче балалар. Әниләрнең 11,5 меңенең — икенче, 7,7 меңенең — өченче, 2,5 меңенең — дүртенче һәм 1,3 меңенең бишенче һәм аннан соңгы балалары туган. Шулай ук 341 игезәк дөньяга килгән. Чагыштыру өчен, 2022 елда 36497 нарасый аваз салган.
“Башстат” мәгълүматлары буенча, республикада айга уртача 3 меңгә якын бала туа, иң күп сабыйлар июнь-сентябрь айларында дөньяга килә. Яшь әниләрнең 60 проценты диярлек 23-34 яшьтә.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, быел игълан ителгән Гаилә елы алдыннан демографик нәтиҗәләр шундый: республика Идел буе федераль округында — беренче урында һәм күпбалалы гаиләләр саны буенча Русиядә җиденче урында тора. Төбәктә 59 меңнән артык гаилә яши, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. “Герой-ана” исеменә Башкортстанның 6 хатын-кызы лаек булган, “Ата-ана даны” ордены белән 10 гаилә билгеләнгән, “Ата-ана даны” медале белән 17 пар бүләкләнгән.
Республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга — тәрбия, укучыларга заманча белем бирү, аларның ялын оештыру максатында күп эшләр башкарыла. Җәйге каникуллар башланган көннәрдә балаларның ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту мәсьәләсе аеруча игътибар үзәгендә. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктәге 1770 сәламәтләндерү оешмасында 500 меңгә якын бала ял итә алачак. Ведомство башлыгы Илдар Мәүлетбирдин әйтүенчә, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балалар, авыр тормыш хәлендә калган малайлар һәм кызлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен аерым сменалар планлаштырылган.
Билгеле булуынча, бу сезонда Башкортстанның балалар лагерьларында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, шулай ук Белгород өлкәсеннән 1200 бала ял итәчәк.
“2024 елда федераль бюджеттан 144 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде, республика бюджетыннан 4 шәһәр читендәге лагерьда биш тиз төзелә торган конструкция төзүгә һәм бер шәһәр читендәге лагерьда медицина һәм азык-төлек блогын капиталь ремонтлауга 27,5 миллион сум акча каралган”, — диде Илдар Мәүлетбирдин.
Шунысы сөенечле, Башкортстанда әти-әниләр республиканың балалар лагерьларына юлламаларны 70 процент ташлама белән сатып алу мөмкинлегенә ия. Юллама бәясенең 70 процентын компенсацияләүче сертификатны алу өчен төп шарт — лагерь һәм бала укыган мәктәп республика территориясендә булырга тиеш. Ә юлламаны https://rest.edu-rb.ru. сайты аша сатып алырга кирәк.
Төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда сертификат бәясе җәйге каникуллар чорына — 17493 сум, көзге, кышкы һәм язгы каникуллар чорына 8360 сум тәшкил итә. Калган сумманы ата-ана исәп-хисап счетына яки лагерь кассасына кертә. Сменаның дәвамлылыгы җәйге каникуллар вакытында — 21 көн, ә көзге, кышкы һәм язгы каникуллар вакытында ким дигәндә 7 көн.
Сертификатны рәсмиләштерү өчен ата-анага “Башкортстан Республикасының ял итү һәм сәламәтләндерү хезмәтләренә мохтаҗ һәм алардан файдаланучы балалар һәм үсмерләр исәбе” дәүләт мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк. Һәм аларга сертификат алу өчен реестрда булган һәм республика территориясендә урнашкан теләсә кайсы шәһәр читендәге лагерьга гариза бирәсе генә кала.
Әйе, кечкенәләрнең язмышы өлкәннәр кулында. Балалар яхшылыкны тоеп, матурлыкны күреп үсәргә тиеш. Бәлки, шуңа да аларга бәйрәмне 1 июньдә генә түгел, ешрак бүләк итәргә кирәктер.
Дөньяның кайсы гына почмагында яшәсә дә, нинди генә дин, милләт кешесе булса да, нинди генә югары вазыйфа биләсә дә, ата-ана үз баласының иң якын кешесе, төп тәрбиячесе һәм укытучысы булып кала. Җир шарында бәхетле гаиләләр, әти-әни назын тоеп үскән сабыйлар күбрәк булсын иде!
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.